МАРК БӘЯН ИТКӘН ЯХШЫ ХӘБӘР

1

1 Аллаһы Улы Гайсә Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрнең башы.

2 Ишагыйя пәйгамбәр язганча: «Мин Синең алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, ул Сиңа юл әзерләр.

3 Чүлдә кычкыручының тавышы: „Раббыга юл әзерләгез, Аңа сукмакларны турайтыгыз"».

4 Шулай итеп, Чумдыручы Яхъя чүлгә килде. Ул:
- Тәүбә итеп, суга чумдырышыгыз[1], — дип өндәде. — Һәм Аллаһы сезнең гөнаһларыгызны кичерер.

5 Бөтен Яһүдия иле һәм Иерусалим халкы аның янына кил­деләр. Килүчеләр үзләренең гөнаһларын икърар иттеләр, һәм Яхъя аларны Үрдүн елгасында чумдырды.

6 Яхъя исә дөя йоныннан булган киемен күн каеш белән буып йөрде, ашаган ризыгы саранча һәм кыр балы иде.

7 Ул вәгазен­дә әйтте:
- Артымнан миннән кодрәтлерәк Берәү килә. Мин, иелеп, Аның аяк киеменең каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен.

8 Мин сезне суга чумдырам, ә Ул сезне Изге Рухка чумдырыр.

9 Шул көннәрдә Гәлиләя өлкәсендәге Насара шәһәреннән Гайсә килде һәм Яхъя Аны Үрдүн елгасында чумдырды.

10 Гайсә, судан чыгу белән, күкләрнең ачылуын һәм Рухның күгәрчен рәвешендә Үзенә иңүен күрде.

11 Күктән: «Син — Минем сөекле Улым. Син Минем куанычым!» — дигән тавыш килде.

12 Шул вакытта ук Рух Гайсәне чүлгә алып китте.

13 Ул, чүлдә кырык көн булып, шайтан тарафыннан сыналды һәм кыргый хайваннар арасында яшәде. Фәрештәләр Аңа хезмәт күрсәттеләр.

14 Яхъя төрмәгә утыртылганнан соң, Гайсә, Аллаһыдан кил­гән Яхшы хәбәрне сөйләп, Гәлиләягә килде.

15 Ул әйтте:
- Вакыт җитте! Аллаһы Патшалыгы якынлашты! Тәүбә ите­гез һәм Яхшы хәбәргә иман итегез!

16-17 Ул, Гәлиләя диңгезе[2] яныннан үтеп барганда, диңгездә балык тотучы (ә алар балыкчы иделәр) Шимунны һәм аның энесе Әндрине күреп, әйтте:
- Миңа иярегез! Мин сезне кешеләр тотучы[3] итәрмен.

18 Алар шунда ук ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр.

19 Гайсә, бераз баргач, Зебедәй улы Ягъкубны һәм аның энесе Яхъяны күрде. Алар көймәдә ятьмәләрен төзәтәләр иде,

20 һәм Ул шунда ук аларны чакырды. Алар исә, аталары Зебедәйне ялчыла­ры белән бергә көймәдә калдырып, Аның артыннан киттеләр.

21 Кәпәрнаумга килгәч, шимбә көн туу белән, Гайсә һәм Аның шәкертләре гыйбадәтханәгә бардылар һәм Гайсә өйрәтә башлады.

22 Аның өйрәтүенә барысы да хәйран калдылар, чөн­ки Ул канунчылар кебек түгел, бәлки хакимлеге булган кеше кебек өйрәтте.

23 Шушы вакытта гыйбадәтханәгә эчендә шакшы рух булган кеше килеп керде һәм кычкырды:

24 — Насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк? Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син — Аллаһының Изгесе.

25 Әмма Гайсә шакшы рухка боерды:
- Эндәшмә, чык аннан!

26 Шакшы рух, кешене калтыратып, көчле тавыш белән кычкырып, чыкты.

27 Барысы да таң калдылар һәм бер-береннән сораша башладылар:
- Бу нәрсәне аңлата икән? Бу — ниндидер яңа куәтле тәгъли­мат? Бу Кеше шакшы рухларга боера һәм алар Аңа буйсыналар!

28 Аның хакындагы хәбәр бик тиз арада бөтен Гәлиләя тирәсендәге җирләргә таралды.

29 Ягъкуб һәм Яхъя белән бергә гыйбадәтханәдән чыккач ук, алар Шимун белән Әндри йортына юнәлделәр.

30 Шимунның каенанасы кызышып, авырып ята иде, бу хакта Гайсәгә керү белән әйттеләр.

31 Гайсә аның янына килде һәм, кулыннан то­тып, аңа торырга булышты. Аның кызышуы бетте һәм ул табын әзерли башлады.

32 Ә инде кич җитеп, кояш баегач, Гайсәгә барлык авыру­ларны, җенле кешеләрне китерделәр.

33 Бөтен шәһәр халкы Шимун һәм Әндри өенең ишек төбенә җыелды.

34 Гайсә күп кешеләрне төрле авырулардан савыктырды һәм күп җеннәрне куып чыгарды. Әмма җеннәр Аның Кем икәнен белгәнгә күрә, Гайсә аларга сөйләргә рөхсәт итмәде.

35 Иртәгесен, яктырганчы ук, Ул торып аулак урынга китте, анда дога кылды.

36 Иптәшләре белән Шимун Аны эзләп кит­теләр һәм,

37 Гайсәне табып:
- Барысы да Сине эзлиләр, — диделәр.

38 — Китик башка урыннарга, күрше авыл-шәһәрләргә, Миңа анда да Яхшы хәбәрне сөйләргә кирәк. Мин шуның өчен килдем бит, — диде Гайсә.

39 Гайсә шулай җеннәрне куып, гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сөйләп, бөтен Гәлиләя җирендә йөрде.

40 Бер көнне, махау чире* белән авыручы бер кеше килде һәм, Гайсә каршында тезләнеп, үтенеп сорады:
- Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең!

41 Гайсә, кызганып, кулын сузып, аңа кагылды һәм әйтте:
- Әйе, телим. Тазарын!

42 Аның махауы шунда ук бетте, һәм ул тазарынды.

43-44 Гайсә каты кисәтеп:
- Кара аны, берәүгә дә берни сөйләмә. Ләкин руханига бар. Ул үзе сине карасын. Барысына да терелүең билгесе итеп, син Муса канунында таләп ителгән корбан бүләген китер, — дип, аны шунда ук җибәрде.

45 Әмма ул, китү белән, булган хәл хакында бөтен җирдә сөй­ләп йөрде. Шунлыктан Гайсә ачыктан-ачык йөри алмады. Ул шәһәрләрдән читтә, аулак урыннарда булды, әмма анда да Аның янына бөтен яктан килделәр.



[1] 1:4 Суга чумдырылу — тәүбә итүне һәм үзеңне Аллаһы Тәгаләгә багышлауны күрсәтә торган йола.
[2] 1:16-17 Гәлиләя диңгезе — аны «Геннисарет күле» дип тә атыйлар.
[3] 1:16-17 Гайсә бу урында кешеләрне Аллаһы юлына алып килүне балык тоту белән чагыштыра. Махау чире — йогышлы тире авыруы.

2

1 Гайсә берничә көннән Кәпәрнаумга әйләнеп кайткач, Аның өйдә булуы хакында хәбәр таралды.

2 Халык шулка­дәр күп җыелды ки, хәтта тышта, ишек алдында да урын җитмәде. Гайсә аларга Яхшы хәбәр сүзен сөйләде.

3 Аның янына дүрт кеше паралич суккан кешене күтәреп алып килде.

4 Әмма халык арасыннан үтә алмаганлыктан, алар Гайсә булган урында түбәне тишеп, паралич суккан кешене ятагы белән бергә шул тишек аша төшерделәр.

5 Гайсә, аларның ышануларын күреп, паралич суккан кешегә әйтте:
- Бала, синең гөнаһларың кичерелде!

6 Анда берничә канунчы утыра иде, алар үзара уйлаштылар:

7 — Ул нәрсә сөйли? Бу бит көфер сүз! Гөнаһларны Аллаһы-дан башка кем кичерә ала?

8 Гайсә, шунда ук рухы белән аларның уйларын белеп, аларга әйтте:
- Ни өчен сезнең күңелегездә шундый уйлар?

9 Паралич суккан кешегә ничек дип әйтергә җиңелрәк: «Синең гөнаһла­рың кичерелде», — дипме, әллә: «Тор, ятагыңны алып кайтып кит», — дипме?

10-11 Хәзер сез Адәм Улының җирдә гөнаһларны кичерергә хакимлеге барлыгын белерсез. Мин сиңа әйтәм, — Гайсә паралич суккан кешегә мөрәҗәгать итте:
- Тор, ятагыңны ал да өеңә кайт.

12 Ул торды һәм шунда ук, ятагын алып, барысының күз алдында чыгып китте. Моңа бөтенесе дә таң калдылар һәм Аллаһыны данлап әйттеләр:
- Безнең мондый хәлне әле күргәнебез булмады!

13 Гайсә тагын Гәлиләя диңгезе ярына чыкты. Бөтен халык Аңа килде һәм Ул аларны өйрәтте.

14 Үтеп барышлый, салым җыя торган урында утыручы һалфай улы Левине күреп, аңа әйтте:
- Минем артымнан бар! Ул, торып, Аның артыннан китте.

15 Менә Гайсә Леви өенә ашка килде. Өстәл артында Гайсә һәм Аның шәкертләре белән бергә күп санлы салым җыючы­лар һәм башка гөнаһлылар утырды. Шундыйлар Гайсә белән йөрүчеләр арасында күп иде.

16 Фарисейләр[4] арасындагы ка­нунчылар Аның гөнаһлылар һәм салым җыючылар белән бергә ашаганын күреп, Аның шәкертләренә әйттеләр:
- Ничек Ул салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап-эчә?

17 Гайсә, моны ишетеп, аларга әйтте:
- Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк. Мин тәкъва кешеләрне түгел, ә гөнаһлыларны чакырырга дип килдем.

18 Көннәрдән бер көнне Чумдыручы Яхъяның шәкертләре һәм фарисейләр ураза тотканда, кешеләр Гайсә янына килеп сорадылар:
- Ни өчен Яхъяның һәм фарисейләрнең шәкертләре ураза тоталар, ә Синең шәкертләрең ураза тотмыйлар?

19 Гайсә аларга әйтте:
- Кияү егете туйдагы кунаклар белән булган вакытта аның дуслары ураза тота алырлармы? Кияү алар белән бергә булган­да, алар, әлбәттә, ураза тотмыйлар!

20 Әмма килер бер көн: алар яныннан кияү алыныр һәм шул чакта алар ураза тотарлар.

21 Иске киемгә яңа тукымадан ямаулык салмыйлар, югыйсә, ямаулык иске тукыманы басып төшәр һәм тишек тагын да зу­раер.

22 Шулай ук яңа шәрабны иске турсыкка салмыйлар, югыйсә шәраб турсыкны тишеп чыгар, һәм шәраб та, турсык та әрәм булырлар. Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар.

23 Көннәрдән бер көнне, шимбә көнне, Гайсә иген кырлары аркылы үтеп барганда, шәкертләре башаклар өзә башладылар.

24 Фарисейләр Аңа әйттеләр:
- Кара, алар ни эшлиләр? Шимбә көнне болай эшләргә ярамый!

25 Гайсә аларга әйтте:
- Давыт мохтаҗлыкта калган чакта, ул үзе һәм аның белән булган кешеләр ачыккач, нәрсә эшләгәнен сез һичкайчан укы­мадыгызмы әллә?

26 Иң баш рухани булып Эбьятар торганда, ул Изге йортка кергән һәм Аллаһыга багышланган икмәкләрне үзе ашаган һәм иптәшләренә дә биргән, ә ул исә руханилардан башка һичкемгә дә ашарга рөхсәт ителмәгән.

27 Гайсә әйтте:
- Кеше шимбә көн өчен түгел, ә шимбә көн кеше өчен яра­тылган.

28 Шуңа күрә Адәм Улы шимбә көненең дә Хуҗасы.



[4] 2:16 Фарисейләр — борынгы яһүдләр арасындагы дини төркем.

3

1 Гайсә тагын гыйбадәтханәгә килде. Анда кулы корышкан кеше бар иде.

2 Әгәр Гайсә шимбә көнне савыктырса, Аны гаепләргә сәбәп булыр дип, берничә фарисей Аның ар­тыннан күзәттеләр.

3 Кулы корышкан кешегә Гайсә әйтте:
- Уртага чыгып бас.

4 Ә тегеләрдән сорады:
- Шимбә көнне нәрсә эшләргә рөхсәт ителгән: яхшылык­мы, яисә яманлыкмы? Тормышны саклап калыргамы, яисә һә­лак итәргәме? Алар эндәшмәделәр.

5 Гайсә аларның каты күңелле булула­рына ачынып, аларга ачу белән карап алды һәм кешегә әйтте:
- Кулыңны суз! Ул кулын сузды, аның кулы савыкты.

6 Фарисейләр киттеләр һәм шунда ук, һируд патша тарафдарлары белән бергә, Гайсә- не һәлак итү хакында киңәш кордылар.

7-8 Гайсә Үзенең шәкертләре белән Гәлиләя диңгезенә таба юнәлде. Аңа Гәлиләядән һәм Яһүдиядән күп санлы халык иярде. Аның эшләгән эшләре хакында ишетеп, Иерусалимнан да, Иду-маядән дә, Үрдүн аръягыннан да, Тур һәм Сидун тирәләреннән дә күп халык килде.

9 Халык Үзен кысмасын дип, Гайсә шәкерт­ләренә көймәне әзер тотарга кушты.

10 Күп кешеләрне савык­тырган булганга, чирдән интеккән кешеләр, Аңа кагылыр өчен, Аның янына этешеп-төртешеп киләләр иде.

11 Эчләрендә шакшы рухлар булганнар да, Аны күрү белән, каршына йөзтүбән егылып:
- Син — Аллаһы Улы! — дип кычкырдылар.

12 Әмма Гайсә аларны Үзенең кем булуы хакында сөйләүләрен каты итеп тыйды.

13 Гайсә, тауга менеп, Үзе сайлаганнарны янына чакыртып китертте.

14-15 Болар — Үзе белән бергә булыр өчен, һәм аларны Яхшы хәбәр сөйләргә, җеннәрне Аның вәкаләте белән куып чыгарырга дип кешеләр янына җибәрер өчен сайлаган унике кеше иде.

16 Менә ул унике шәкерт: Гайсә Петер дип атаган Шимун,

17 Зе-бедәй улы Ягъкуб һәм аның энесе Яхъя, — Гайсә аларны «Боа-ниргес», ягъни «Күк күкрәү уллары» дип атады,

18 Әндри, Филип, Бартулумай, Маттай, Томас, һалфай улы Ягъкуб, Таддай, Көрә­шүче Шимун[5]

19 һәм Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүд Искариот.

20 Гайсә кире өйгә кайтты. Анда тагын шундый күп төркем җыелды ки, хәтта алар ашап алырга да өлгермәделәр.

21 Туган­нары бу хакта ишеткәч, акылдан язган икән Бу, дип уйлап, Аны көчләп алып китәргә килделәр.

22 Иерусалимнан килгән канунчылар әйттеләр:
- Аның эчендә Белзебул[6] бар! Ул җеннәрне җеннәр башлы­гы көче белән куып чыгара.

23 Гайсә аларны Үзе янына чакырып алып, аларга гыйбрәтле сүзләр сөйләде:
- Ничек итеп шайтан шайтанны куып чыгарсын инде?

24 Әгәр патшалык эчендә бүленеш булса, бу патшалык тора алмас.

25 Әгәр гаилә эчендә ызгыш-талаш булса, бу гаилә таркалмый калмас.

26 Ә инде шайтан үзенә-үзе каршы чыгып, бүлгәләнсә, шайтан патшалыгы калмас, бу аның ахыры булыр.

27 Берәү дә көчленең өенә кереп, аны бәйләмичә, малын талап чыга алмас. Бәлки аны бәйләгәч кенә өен талап чыгар.

28 Сезгә хак сүз әй­тәм: кешеләрнең бөтен гөнаһлары һәм, ничек кенә көфер сүз әйтмәсеннәр, бөтен көферләнүләре кичерелер.

29 Әмма Изге Рухка карата көфер сүз әйтүче мәңге кичерелмәс, ул мәңгелек гөнаһта гаепле.

30 Кайберәүләр, Аның эчендә шакшы рух бар, дип әйткәнгә күрә, Гайсә шулай сөйләде.

31 Шул вакытта Гайсәнең анасы белән энеләре килделәр һәм, тышта торган килеш, Аны чакырттылар.

32 Янында утырган халык арасыннан берәүләр Аңа әйттеләр:
- Сине тышта әниең һәм энеләрең көтә.

33 — Кем Минем анам һәм туганнарым? — диде Гайсә, аларга җавап итеп.

34 Һәм Үзе тирәли утырганнарга карап әйтте:
- Менә Минем анам һәм туганнарым.

35 Аллаһы ихтыярын үтәүчеләр Миңа ир туган да, кыз туган да, ана да булалар.



[5] 3:18 Көрәшүче Шимун — Рим хакимлеген көч белән бәреп төшерүне яклап көрәшүче яһүдләр төркеменең әгъзасы.
[6] 3:22 Белзебул — шайтан өчен кулланылган исем.

4

1 Гайсә Гәлиләя диңгезе буенда кешеләрне тагын өйрәтә башлады. Аның тирәсенә төркем җыелганга күрә, Ул көймәгә утырды. Көймә исә диңгездә иде, ә халык яр бу­енда калды.

2 Гайсә аларга күп кинаяле хикәяләр сөйләде һәм Үзенең өйрәтүендә әйтте:

3 — Тыңлагыз: менә чәчүче чәчәргә чыккан.

4 Ул чәчкәндә, орлыкларының бер өлеше юл буена төшкән; кошлар очып ки­леп, аларны чүпләп бетергәннәр.

5 Башка бер өлеше туфрагы аз булган ташлы урынга төшкән; орлык тирән ятмаганга күрә, тиз шытып чыккан.

6 Ә инде кояш чыгып кыздыргач, тамыры бул-маганлыктан, үсентеләр шиңеп төшкән.

7 Орлыкларның башка­лары күгәнлеккә төшкән; күгән куаклары үсеп, аларны басып киткәнгә, алар башак бирмәгәннәр.

8 Ә инде башка орлыклар исә уңдырышлы җиргә төшкән; алар үсеп күтәрелгән һәм утызлата, алтмышлата, йөзләтә уңыш биргән.

9 Гайсә әйтте: — Ишетергә колаклары булганнар — ишетсеннәр!

10 Үзләре генә калгач, юлдашлары һәм шәкертләре Гайсәдән кинаяле хикәяләр хакында сорадылар.

11 — Аллаһы Патшалыгының серләре сезгә ачылган, — диде Гайсә аларга, — ә башкаларга, тышта торганнарга, кинаяле хикәяләр белән әйтелә.

12 «Аллаһыга борылып кичерелмәсеннәр өчен, Карап-карап та, күрмәсеннәр, Тыңлап-тыңлап та, аңламасыннар».

13 Сез бу кинаяле хикәянең мәгънәсен аңламадыгызмы? дип сорады алардан Гайсә. — Сез ничек башка кинаяләрне аңларсыз соң?

14 Чәчүче сүз чәчә.

15 Юл буена төшкән орлык­лар — чәчкән вакытта ишетүче кешеләр ул, әмма шайтан, ки­леп, күңелләренә салынган сүзне шунда ук алып китә.

16 Ташлы урынга чәчелгәне исә — сүзне ишетү белән, шатланып кабул итүчеләр.

17 Әмма аларның тамырлары бушаганлыктан, алар сүзне вакытлыча гына тоталар. Сүз аркасында кайгы яки эзәр­лекләүләр булса, алар бик тиз чигенәләр.

18 Ә башкалары, кү­гәнлеккә чәчелгән орлык кебек, сүзне ишетәләр.

19 Әмма тормыш мәшәкатьләре, байлыкка кызыгу һәм башка теләкләр аларга үтеп кереп, ишетелгән сүзне басып китәләр һәм сүз уңыш бирми.

20 Ә инде уңдырышлы җиргә чәчелгәннәре исә — сүзне ишетеп, аны кабул итүчеләр: алар утызлата, алтмышлата, йөзләтә уңыш бирәләр.

21 Гайсә аларга әйтте: ? Шәмне чүлмәк яки сәке астына куяр өчен алып керәләр­мени? Юк, аны шәмдәлгә утыртып куялар. ? 22 Һәр яшерен нәрсә фаш ителү өчен генә яшерелгән, һәр сер ачылу өчен генә сер ителгән.

23 Колаклары булганнар — ишетсеннәр!

24 Гайсә аларга әйтте: ? Ишеткән нәрсәләргә дикъкать итегез. Сез нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер һәм тагын өстәрләр.

25 Кемнең бар, шуңа бирелер, ә кемнең юк, аның булган нәрсәсе дә алыныр.

26 Гайсә әйтте:
- Аллаһы Патшалыгы нинди ул? Ул болай булыр: кеше җиргә орлык чәчә.

27 Төнлә йоклап, көндезен тора, ә орлык, шытып чыгып, өскә үрмәли. Ул кеше моның ничек булуын белми дә.

28 Җир үзеннән-үзе уңыш бирә: башта сабак үстерә, аннары баша­гы, аннары башак тулы орлык була.

29 Ә инде ашлык өлгерү белән кеше кулына урак ала, чөнки ашлык уру вакыты җиткән була.

30 Гайсә әйтте:
- Аллаһы Патшалыгын безгә нәрсә белән чагыштырырга һәм ничек итеп тасвирларга икән?

31 Ул горчица орлыгы кебек. Җиргә чәчкән вакытта ул җирдәге бөтен орлыклардан да кеч­кенәрәк.

32 Ә инде чәчелгәч, ул, шытып чыгып, бөтен үсемлек­ләрдән дә зуррак булып үсәр, аңардан шундый зур ботаклар үсеп чыгар, хәтта аның күләгәсендә кошлар оя кора алырлар.

33 Халык аңлый алганга кадәр, Гайсә шундый гыйбрәтле сүзләр сөйләде.

34 Башкача Ул берни дә сөйләмәде, ә инде шәкертләре белән үзләре генә калган чакта, аларга барын да аңлатып сөйләде.

35 Шул көнне кичен Гайсә шәкертләренә әйтте:
- Әйдәгез әле, күлнең аръягына чыгыйк.

36 Халыкны тараткач, алар Гайсә булган көймәгә утырып, Аның белән юлга кузгалдылар. Анда башка көймәләр дә бар иде.

37 Көчле давыл күтәрелде һәм, дулкыннар көймәгә бәрелүдән, аның эченә су тула башлады.

38 Гайсә исә көймәнең арткы өлешендә башын мендәргә салып йоклый иде. Шәкертләре Аны уятып:
- Остаз, батабыз бит! Бу Сине борчымыймы? — диделәр.

39 Ул торып, җилне тыйды, ә диңгезгә әйтте:
- Шаулама, тынычлан! Җил туктады һәм тынлык урнашты.

40 — Ни өчен сез шундый куркак? Сезнең һаман иманыгыз юкмы? — диде Гайсә аларга.

41 Аларны курку басты һәм бер-беренә:
- Кем соң Ул? Җил дә, диңгез дә Аңа буйсына ич, — диеш­теләр.
-

5

1 Алар Гәлиләя диңгезе аръягындагы Герәсә җиренә килеп туктадылар.

2-3 Гайсә көймәдән төшкәч үк, каберләр[7] арасын­нан чыккан бер җенле кешене очратты. Ул кеше каберләр арасында яши иде. Аны хәтта чылбырлар белән дә бәйләп куя алмаганнар.

4 Чөнки күп тапкырлар аяк-кулларын чылбырлар белән бәйләсәләр дә, ул барыбер чылбырларны өзә һәм богау­ларны вата торган булган. Берәү дә аны җиңә алмаган.

5 Ул көне-төне бертуктаусыз каберләр арасында һәм тауларда үзен ташлар белән бәреп кычкыра торган булган.

6 Ерактан ук Гайсәне күреп, ул Аның янына йөгереп килде һәм, аякларына егылып,

7 каты тавыш белән кычкырды:
- Аллаһы Тәгаләнең Улы, Гайсә! Миннән Сиңа ни кирәк? Аллаһы хакы өчен Синнән ялварам, газаплама мине.

8 Ул шулай әйтте, чөнки Гайсә аңа: «Шакшы рух, бу кешенең эченнән чык!» — дигән иде.

9 — Исемең ничек? — дип сорады аннан Гайсә.
- Без бик күбәү, шуңа күрә минем исемем — Гаскәр, — дип җавап бирде тегесе.

10 һәм аларны бу җирдән куып җибәрмәвен үтенеп сорады.

11 Тау битендә зур дуңгыз көтүе утлап йөри иде.

12 — Безне дуңгызларга җибәрче, без аларның эченә керербез! — дип ялвардылар шакшы рухлар.

13 Гайсә рөхсәт иткәч, кеше эченнән чыккан шакшы рухлар дуңгызлар эченә керделәр һәм дуңгыз көтүе текә ярдан диңгезгә ташланып батып үлде. Ә дуңгызларның саны ике меңгә якын иде.

14 Көтүчеләр, качып китеп, бу хакта шәһәрдә һәм аның тирәсендәге авылларда сөйләп йөрделәр. Ә анда яшәүчеләр исә, ни булганын карарга дип,

15 Гайсә янына килделәр, эчендә җеннәр булган кешенең киенгән һәм акылына килгән хәлдә утыруын күреп, куркып калдылар.

16 Вакыйганы күргән кеше­ләр җенле кеше һәм дуңгызлар белән ни булганы хакында сөйләп бирделәр.

17 Шуннан соң алар Гайсәнең бу урыннан китүен үтенә башладылар.

18 Гайсә көймәгә утырган чакта, элек җенле булган кеше Гай­сә белән бергә барырга теләвен әйтте.

19 Әмма Ул рөхсәт итмәде:
- Бар, өеңә кайтып, туганнарыңа Раббының ничек сине кыз­гануын һәм синең өчен нәрсә эшләгәнен сөйлә, — диде Гайсә.

20 Ул кеше китеп, Гайсәнең аның өчен нәрсә эшләгәне хакында Ун калада сөйләп йөрде һәм барысы да моңа таң калдылар.

21 Гайсә көймәдә кире икенче як ярга чыккач, яр буенда Аның янына тагын күп халык җыелды.

22 Гыйбадәтханә башлыкларыннан берсе, Яһир исемлесе, Аны күрү белән, янына килеп, Гайсәнең аякларына егылды

23 һәм ялварып сорады:
- Минем кызым үлем хәлендә ята. Килеп, аның өстенә кул­ларыңны куйчы, ул савыгыр һәм яшәр иде!

24 Гайсә аның белән китте. Аңа, һәр яктан кысрыклап, күп халык ияреп барды.

25 Бер хатын унике ел буе кан китүдән җәфаланган булган.

26 Бик күп табибларда дәваланган, бөтен байлыгын сарыф итсә дә, фай­дасын күрмәгән: хәле тагын да начарайган икән.

27-28 Ул Гайсә хакында ишетеп: «Аның киеменә генә булса да кагылсам, са­выгыр идем», — дип уйлаганга, халык арасына кереп, арттан килеп, Гайсәнең киеменә кагылды.

29 Шунда ук аның кан агуы туктады һәм ул үзенең тулысынча савыгуын тойды.

30 Гайсә Үзеннән көч чыкканын тоеп, халыктан сорады:
- Минем киемемә кем кагылды?

31 — Халыкның ничек кысрыклавын күреп торасың бит! Ә Син, кем кагылды, дип сорыйсың, — диделәр шәкертләре.

32 Әмма Ул моны эшләүчене күзләре белән эзли бирде.

33 Куркуыннан калтырап төшкән хатын, үзе белән ни булганын аңлап, халык арасыннан чыкты һәм, Гайсә алдына егылып, дөресен сөйләп бирде.

34 — Кызым, ышануың сине савыктырды, имин йөр, исән-сау бул, — диде аңа Гайсә.

35 Гайсә бу сүзләрне әйткән арада, гыйбадәтханә башлыгының өеннән килеп әйттеләр:
- Синең кызың үлде. Остазны бүтән борчыма!

36 Әмма Гайсә, аларның сүзләрен ишетеп, башлыкка әйтте:
- Курыкма, тик ышан гына!

37 Гайсә Петердән, Ягъкубтан, Ягъкубның энесе Яхъядан башка һичкемгә Үзе белән барырга рөхсәт итмәде.

38 Башлыкның өе янына килгәч, Гайсә анда ыгы-зыгы килеп йөрүчеләрне, һәм такмаклап-такмаклап үкереп елаучыларны күрде.

39 — Сез нигә ыгы-зыгы килеп йөрисез, нигә елыйсыз? Бала үлмәгән, тик йоклый гына, — диде аларга Гайсә, өйгә кергәч.

40 Аңардан көлделәр, әмма Ул аларны куып чыгарып, кызның атасын, анасын, Үзенең юлдашларын алып, кыз яткан бүлмәгә керде.

41 Баланың кулыннан тотып, аңа әйтте:
- Талита, кум! (Ягъни, «Кызым, сиңа әйтәм, тор!»)

42 Кыз бала шунда ук торды һәм йөри башлады, аңа унике яшь иде. Барысы да күргәннәреннән хәйран калдылар.

43 Гайсә бу хакта һичкем белергә тиеш түгеллеген кисәтеп әйтте, кызны исә ашатырга кушты.



[7] 5:2-3 Кабер — яһүдләр мәетләрне тауны тишеп ясалган мәгарә-ка-берләргә куйганнар.

6

1 Гайсә шул урыннан китеп, шәкертләре белән бергә Үзе яшәгән шәһәргә кайтты.

2 Шимбә көнне Гайсә гыйбадәт­ханәдә өйрәтте. Аны тыңлаган һәммәсе:
- Бу Аңа кайдан килгән икән? Нинди тирән акыл бирелгән? Аның куллары белән шундый кодрәтле эшләр эшләнә бит! — дип таң калдылар.

3 — Ул — балта остасы; Мәрьямнең улы, Ягъкуб­ның, Йосыфның, Яһүднең һәм Шимунның абыйсы түгелме соң? Аның сеңелләре безнең арабызда түгелме соң? — диделәр. Алар Аны кире кактылар.

4 — Пәйгамбәр һәр җирдә дә ихтирам ителә, тик үз ватанында, үз туганнары һәм гаиләсе тарафыннан гына хөрмәт күрми, — диде аларга Гайсә.

5 Шуңа күрә Ул анда бер генә дә кодрәтле эш күрсәтә алмады, фәкать өсләренә кулларын куеп, берничә авыру кешене савык­тырды.

6 Аларның ышанмаулары Аны гаҗәпләндерде. Гайсә, авылдан-авылга күчеп, өйрәтеп йөрде.

7 Ул Үзе янына унике шәкертен чакырып, аларга шакшы рухларны куып чыга­рырга вәкаләт биреп, икешәрләп-икешәрләп кешеләр янына җибәрде.

8 Юлга үзләре белән юл таягыннан башка икмәк тә, биштәр дә, акча да алмаска,

9 аяк киемнәре кияргә кушты һәм:
— Үзегез белән алмаш күлмәк алмагыз, — диде.

10 Нинди йортка керсәгез, ул урыннардан киткәнче, шул йортта калы­гыз, — диде Ул аларга.

11 — Әгәр берәр җирдә сезне кабул итмичә, тыңлап та торма- салар, ул чакта, ул урыннан киткәндә, аларга каршы шаһитлек билгесе итеп, аякларыгыздагы тузанны кагып төшерегез.

12 һәм алар китеп, кешеләрне тәүбә итәргә өндәп йөрделәр,

13 күп җеннәрне куып чыгардылар һәм, зәйтүн мае сөртеп, күп авыру кешеләрне савыктырдылар.

14 Гайсәнең исеме киң танылгач, ул хакта һируд патшага да ишетелде. Кайберәүләрнең сөйләвенчә, Бу — үледән терелеп торган Чумдыручы Яхъя, шуңа күрә Аның кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар,

15 башкалары сөйләвенчә, Ул — Ильяс, бүтәннәре исә, борынгыда булган пәйгамбәр кебек бер пәйгам­бәр Ул, дигәннәр.

16 Әмма һируд, тыңлап торып, әйтте: — Ул — Чумдыручы Яхъя! Мин аның башын кистердем, әмма ул үледән терелеп торды!

17 һируд үзенең абыйсы Филипнең хатынына — һирудиягә өйләнгәнлектән, Яхъяны кулга алып, төрмәгә утыртырга әмер биргән иде.

18 Чөнки Яхъя һирудка: «Сиңа абыеңның хатыны белән яшәргә ярамый», — дип әйткән иде.

19 Шуның аркасында һирудия аңа нәфрәт итеп, аны үтертергә теләгән, әмма бер­ни эшли алмаган.

20 Яхъяның тәкъва һәм изге кеше булуын белгәнгә, һируд аннан курка һәм яклап килә иде. Аның сүзлә­ре патшаны борчыса да, ул аны рәхәтләнеп тыңлый иде.

21 һируд үзенең туган көне уңае белән, зур дәрәҗәле түрә­ләрне, гаскәр башлыкларын һәм Гәлиләя өлкәннәрен аш мәҗ­лесенә чакыргач, һирудиягә җай чыкты.

22 Анда һирудиянең кызы да килгән иде. Аның биюе һирудка һәм аның кунаклары­на бик ошады. Патша аңа:
- Ни теләсәң, барын да миннән сора: барын да бирермен! — диде.

23 һәм ул, ант итеп, әйтте:
- Хәтта, патшалыгымның яртысын сорасаң да, сиңа бирермен!

24 Кыз, барып, анасыннан сорады:
- Миңа нәрсә сорарга?
- Яхъя пәйгамбәрнең башын сора, — диде тегесе.

25 Ул шунда ук патша янына барып:
- Чумдыручы Яхъяның башын хәзер үк тәлинкәгә салып ки­терүеңне телим! — дип таләп итте.

26 Патша зур кайгыга төшсә дә, кунаклары алдында ант иткәч, аңа каршы килергә батырчылык итмәде.

27 Ул шунда ук сакчысын, Яхъяның башын китерергә кушып, төрмәгә җибәр­де. Ул анда барып, Яхъяның башын кисте

28 һәм аны тәлинкәгә салып, кызга китереп бирде, ә анысы исә анасына тапшырды.

29 Яхъяның шәкертләре бу хакта ишетеп, аның гәүдәсен килеп алдылар һәм кабергә салдылар.

30 Рәсүлләр, Гайсә янына әйләнеп кайтып, эшләгән эшләре һәм өйрәтүләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр.

31 Ул аларга әйтте:
- Ә хәзер, берәр аулак җиргә барып, ялгыз гына бераз ял итеп алыгыз. Чынлап та, кешеләр берсе артыннан берсе килгәнгә күрә, аларга ашап алырга да вакыт калмый иде.

32 Алар көймәгә утырып, үзләре генә аулак урынга киттеләр.

33 Әмма, көймәгә утырган чакта, кешеләрнең күбесе аларны та­ныдылар, һәм тирә-яктагы барлык шәһәрләрдән килгән кешеләр яр буйлап йөгерә-йөгерә алар барасы урынга алардан алда килеп җиттеләр.

34 Гайсә ярга чыккач, зур халык төркемен күрде һәм аларны кызганды, чөнки алар көтүчеләре булмаган сарыклар ке­бек иде. Ул аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлады.

35 Вакыт соң иде инде һәм шәкертләре Аның янына килеп әйттеләр: — Бу кеше йөрми торган урын, вакыт та соң инде.

36 Җибәр аларны, якын-тирәдәге авылларга барып, үзләренә ашарга са­тып алсыннар.

37 — Сез аларны үзегез ашатыгыз, — диде Гайсә.
- Әллә үзебезгә барып, алар өчен бер ике йөз динарлык[8] икмәк сатып алыргамы? — диделәр алар.

38 — Сездә күпме икмәк бар? Барып карагыз әле, — диде Ул. Алар карагач, җавап бирделәр:
- Биш икмәк һәм ике балык.

39 Гайсә шәкертләренә, халыкны төркемнәргә бүлеп, яшел чирәмгә утыртырга кушты.

40 Алар, йөзәр һәм иллешәр кешегә бүленеп, тезелешеп утырдылар.

41 Гайсә биш икмәкне, ике балыкны алды да, күккә карап, шөкрана кылды һәм, икмәкне сындыргалап, халыкка өләшер өчен шәкертләренә бирде. Ул ике балыкны да һәммәсенә бүлеп бирде.

42 Алар барысы да ашап туйдылар.

43 Шәкертләр ипидән һәм балыктан калган сыныкларны җыеп, унике кәрзингә тутырдылар.

44 Ашаучылар­ның саны биш мең ир кеше иде.

45 Аннары Гайсә шәкертләренә, Аның халыкны җибәрүен көтмичә, хәзер үк көймәгә утырып, каршы як ярдагы Бәйтсай- дага Үзеннән алданрак китәргә кушты.

46 Халык белән саубул­лашкач, Ул дога кылыр өчен тауга менде.

47 Кич җиткәндә көй­мә диңгез уртасында иде инде, ә Ул яр буенда берүзе калды.

48 Каршы искән җил белән көрәшүләрен, аларның ишүдән хәл­дән тайганнарын күреп, иртәнге өч белән алты арасында[9] Ул, су өстеннән атлап, алар янына китте. Ул аларны узып китәргә теләде,

49"50 ә шәкертләре Аның су өстеннән килүен күреп, өрәк­тер дип уйладылар һәм куркышып, кычкырып җибәрделәр.
- Кыю булыгыз, бу — Мин! Курыкмагыз! — диде шунда ук аларга Гайсә

51 һәм алар янына көймәгә кереп утырды. Шул ва­кытта ук җил туктады. һәм бу аларны тагын да ныграк гаҗәп­ләндерде.

52 Икмәк белән булган хәл нәрсә аңлатканны алар бит аңламадылар, чөнки аларның йөрәкләре каткан иде.

53 Алар, диңгезне кичеп, Геннисарет ярына килеп туктады­лар.

54 Көймәдән чыгу белән, кешеләр, Аны танып,

55 бу хәбәр белән бөтен тирә-якны йөгереп әйләнделәр. Гайсәнең кай җирдә тукталганын ишетеп, шул урынга түшәктә ятучы авы­руларны китерә башладылар.

56 Гайсә кайда гына булмасын, авыллардамы, шәһәрләрдәме, берәр йорттамы, бөтен җирдә авыруларны мәйданнарга китереп салдылар, Аның киеменең чабуына гына булса да кагылырга рөхсәт бирүен үтенделәр. Һәм кем генә кагылмасын, барысы да савыктырылды.



[8] 6:37 Динар — көмеш тәңкә. Эшченең бер көнлек хезмәт хакын тәшкил иткән.
[9] 6:48 Иртәнге өч белән алты арасында — грекча сүзгә-сүз «төннең дүртенче сак вакытында». Рим системасы буенча, төн өчәр сәгать­тән торган дүрт сак вакытына бүленгән булган.

7

1 Гайсә янына фарисейләр белән бергә Иерусалимнан кил­гән кайбер канунчылар җыелдылар.

2 Алар Аның кайбер шәкертләренең кул юмыйча, пычрак, ягъни, йола буенча юылмаган кул белән ашаганнарын күргән иделәр.

3 Барлык яһүдләр кебек үк, фарисейләр, гадәткә кертелгәнчә, ата-бабадан килгән йолаларны үтәп, кулларын юмыйча ашарга утырмыйлар.

4 Базардан кайту белән дә юынмыйча ашарга утыр­мыйлар. Һәм бик күп башка нәрсәләрне, мәсәлән, касәләрне, чүлмәкләрне, бакырдан эшләнгән савытларны юуга караган күрсәтмәләрне үтиләр.

5 Фарисейләр һәм канунчылар Гайсәдән сорадылар:
- Ни өчен Синең шәкертләрең ата-бабалардан килгән йола­ларны үтәмиләр, ризыкны пычрак куллары белән ашыйлар?

6 Ә Ул аларга җавап бирде:
- Сез монафикълар! Ишагыйя пәйгамбәр сезнең хакта, алдан күреп, дөрес әйткән. Ул болай дип язган: «Бу халык Мине теле белән хөрмәт итә, ә күңелләре исә Миннән еракта.

7 Аларның Миңа табынулары бушка: алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә өйрәтәләр».

8 Аллаһы әмерен читтә калдырып, сез кеше урнаштырган йолаларны үтисез.

9 Үзегезнең йолагызны үтәр өчен, ничек оста итеп Аллаһы әмерен кире кагасыз! — дип дәвам итте Гайсә.

10 Муса болай дип әйткән: «Атаңны һәм анаңны хөрмәт ит» һәм «Атасын һәм анасын хурлаган кеше үтерелергә тиеш».

11 Ә сез: «Әгәр кеше атасына, яки анасына: „Мин сиңа бирергә тиеш булган әйберне Аллаһыга корбан (ягъни, Аллаһыга тиешле бүләк) итеп вәгъдә иттем", — дип әйтә икән,

12 ул чакта ул кешегә атасы яки анасы өчен берни эшләмәскә мөмкин», — дип өйрәтәсез.

13 Сез үзе­гезнең йолагыз белән Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз һәм шуңа охшаган төрле эшләр эшлисез.

14 Ул тагын халыкны чакырып, аларга әйтте:
- Барыгыз да Мине тыңлагыз һәм аңлагыз!

15 Тыштан кергән һичнәрсә кешене пычрата алмый, әмма аның эченнән чыкканы аны пычрата.

16 [ ][10]

17 Гайсә халыкны калдырып өйгә кергәч, шәкертләре Аннан бу сүзләрне аңлатып бирүен сорадылар.

18 — Әллә сез дә һаман аңламыйсызмы? — диде Ул. — Кешенең эченә тыштан кергән һичнәрсә аны пычрата алмаганын аңламыйсызмы?

19 Чөнки аның йөрәгенә түгел, ә карынына керә һәм аннан чыгарылып ташлана! (Моның белән Гайсә бөтен ризыкның да чиста булуын белдерде.)

20 Һәм Гайсә дәвам итте:
- Ә кешенең эченнән чыкканы исә аны пычрата.

21 Фәхеш­леккә, урлашуга, кеше үтерүгә,

22 зиначылыкка китерүче явыз ниятләр кешенең йөрәгеннән килә; шуннан ук саранлык, кабә- хәтлек, мәкерлек, әхлаксызлык, көнчелек, хурлау, тәкәбберлек, акылсызлык килә.

23 Бу барлык яманлык кешенең эченнән чыга, шул аны пычрата да инде.

24 Аннан Гайсә Тур шәһәре тирәләренә юл тотты. Ул андагы бер йортта тукталды, һәм бу хакта берәүнең дә белүен теләмә­гән иде дә, әмма мөмкин булмады.

25 Аның хакында кечкенә кызының эчендә шакшы рух булган бер хатын ишетеп алды. Ул шунда ук, килеп, Гайсәнең аякларына егылды.

26 Бу мәҗүси хатын чыгышы белән Сурия Фойникәсе өлкәсеннән иде. Ул Гайсәдән кызы эчендәге җенне куып чыгаруын үтенде.

27 — Башта балалар туенсыннар, — диде аңа Гайсә. — Икмәкне балалардан алып, көчекләргә ташлау яхшы түгел.

28 — Әфәнде, — дип җавап бирде ул, — ләкин көчекләр дә өстәл астына балалардан коелган валчыкларны ашый бит.

29 — Шулай дип әйтәсең икән, өеңә кайт: кызыңның эченнән җен чыкты, — диде Гайсә.

30 Хатын өенә әйләнеп кайтты һәм кызының исән-сау түшәктә ятуын күрде. Җен аның эченнән чыккан иде инде.

31 Аннан соң, Тур тирәләреннән китеп, Сидун аша һәм Ун кала тирәләреннән үтеп, Гайсә Гәлиләя диңгезенә чыкты.

32 Аның янына чукрак һәм начар сөйләшә торган кешене китереп, аның өстенә кулларын куеп алуын үтенделәр.

33 Гайсә, аны халык төркеменнән читкәрәк алып китеп, аның колакларына Үзенең бармакларын тыкканнан соң, төкереп, аның теленә кагылды.

34 Аннары Гайсә күккә карап һәм тирән сулап әйтте:
- Эффата! (Ягъни, «Ачыл!»)

35 Шунда ук аның колаклары ишетә башлады һәм теле чи­шелде, һәм ул ачык итеп сөйләшә башлады.

36 Гайсә кешеләргә бу хакта берәүгә дә сөйләмәскә кушты. Әмма Ул тыйган саен алар тагын да күбрәк сөйләп йөрделәр.

37 Аларның гаҗәпләнү­ләренең чиге булмады. — Бөтен нәрсәне дә Ул яхшы итеп эшли: чукраклар ишетә­ләр һәм телсезләр сөйләшәләр! — диделәр алар.



[10] 7:16 Кайбер кулъязмаларда 16 нчы аять тә бар: «Колаклары булган ишетсен!»

8

1 Ул көннәрдә тагын күп кеше җыелды, ә аларның ашар-ларына ризыклары юк иде. Шәкертләрен чакырып, Гайсә әйтте:

2 — Кешеләрне кызганам. Алар Минем белән инде өч көн буе, ә ашарларына һич нәрсәләре юк.

3 Әгәр Мин аларны ач килеш өйләренә кайтарып җибәрсәм, юлда хәлсезләнерләр, чөнки аларның кайберләре ерактан килгәннәр.

4 — Барысын да туендырыр өчен чүлдә шулкадәр икмәкне кайдан алыйк соң? — дип сорадылар шәкертләре.

5 — Сездә ничә икмәк бар? — дип сорады Гайсә. ? Җиде, — диделәр алар.

6 Шуннан соң Гайсә халыкка утырырга кушты. Җиде икмәкне алып, Аллаһыга шөкрана кылгач, икмәкне сындыргалады һәм халыкка өләшү өчен шәкертләренә бирде. Алар икмәкне өләшеп чыктылар.

7 Аларның берничә балыклары да бар иде. Гайсә, шөкрана кылгач, аларны да өләшергә кушты.

8 Кешеләр ашап туйдылар, һәм шәкертләре, калган сыныкларны җыеп, җиде кәрзингә салдылар.

9 Ашаучыларның саны дүрт меңгә якын иде. Гайсә аларны өйләренә кайтарып җибәрде,

10 ә Үзе шунда ук шә­кертләре белән көймәгә утырып, Далманута җирләренә китте.

11 Фарисейләр килеп, Гайсә белән бәхәсләшә башладылар. Аны сынарга теләп, алар күктән илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр.

12 Гайсә, авыр сулап, аларга әйтте: ? Бу буын кешеләре ни өчен илаһи билге таләп итә икән? Сезгә хак сүз әйтәм: бу кешеләргә илаһи билге бирелмәячәк.

13 Ул аларны калдырып, тагын көймәгә утырды һәм икенче як ярга йөзеп китте.

14 Шәкертләре үзләре белән икмәк алырга оныткан булганнар, көймәдә аларның бер икмәкләре генә бар иде.

15 Гайсә аларга кисәтеп әйтте: ? Карагыз аны, фарисейләр ачыткысыннан һәм Һируд ачыт­кысыннан сакланыгыз!

16 Ә шәкертләре үзара: «Ул безнең икмәгебез булмаганга шулай әйтә», — дип сөйләнделәр.

17 Гайсә, моны белеп, аларга әйтте:
- Сез ни өчен икмәгегез юклыгы турында сөйләшәсез? Сез берни дә аңламыйсызмыни? Сез һичнәрсә төшенмисезмени? Йөрәкләрегез катканмы?

18 Күзләрегез бар, сез күрмисезме, колакларыгыз бар, сез ишетмисезме? Әллә хәтерләмисезме?

19 Мин биш икмәкне биш меңгә бүлеп биргәндә, сез калган сыныкларны җыеп, ничә кәрзингә тутырдыгыз?
- Унике, — дип җавап бирделәр.

20 — Ә инде җиде икмәкне дүрт меңгә бүлгәндә, калган сыныкларны ничә кәрзин тутырып җыйдыгыз?
- Җиде, — дип җавап бирделәр.

21 — Әллә сез һаман төшенмәдегезме? — диде Гайсә.

22 Алар Бәйтсайдага килделәр. Кешеләр, Гайсә янына бер сукырны китереп, өстенә кулларын куеп алуын үтенделәр.

23 Гайсә сукырны җитәкләп авылдан чыгарды. Аның күзләренә төкереп һәм башына кулларын куеп сорады:
- Берәр нәрсә күрәсеңме?

24 Ул карарга тырышты һәм әйтте:
- Мин кешеләрне күрәм. Алар агачлар булып күренәләр, ләкин алар йөриләр.

25 Гайсә аның күзләренә тагын кулларын тидергәч, ул текәлеп карады һәм ачык итеп күрә башлады.

26 — Авылга кире барма, — дип, Гайсә аңа өенә кайтырга кушты.

27 Гайсә Үзенең шәкертләре белән Филип Кайсариясе шәһәре тирәсендә урнашкан авылларга китте. Юлда барганда, Ул шәкертләреннән сорады:
- Кешеләр Мине кем дип белә?

28 — Берәүләр Сине — Чумдыручы Яхъя, башкалары — Ильяс, ә кайберләре исә пәйгамбәрләрнең берсе дип исәплиләр, — диделәр алар.

29 — Ә сез, сез Мине кем дип беләсез? — дип сорады Ул алардан.
- Син — Мәсих, — дип җавап бирде Петер.

30 Гайсә аларга Үзе хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушты.

31 Гайсә, Адәм Улының күп газаплар чигәргә, аксакаллар, баш руханилар һәм канунчылар тарафыннан кире кагылырга һәм үтерелергә, әмма өч көннән соң терелеп торырга тиешлеге турында шәкертләренә сөйли башлады.

32 Бу хакта Гайсә ачык итеп сөйләде. Шунда Петер Аны читкәрәк чакырып, Аңа каршы әйтә башлады.

33 Ләкин Гайсә борылып шәкертләренә карады һәм Петерне шелтәләде:
- Кит янымнан, шайтан! Синдә Аллаһы уйлары түгел, ә ке­шенеке.

34 Үзе янына шәкертләрен һәм халыкны чакырып, Гайсә әйт­те:
- Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, үзенең хачын алып, Миңа иярсен.

35 Үзенең тормышын саклап калырга теләүче тормышын югалтыр. Ә инде ул тормышын Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына югалтса, тормышын сак­лап калыр.

36 Әгәр берәү бөтен дөнья милкен үзенә алып, җанын һәлак итсә, моннан аңа ни файда?

37 Кеше нәрсә биреп үзенең җанын кайтарып ала алыр икән?

38 Кем бу иманы булмаган һәм гөнаһлы кешеләр арасында Миннән һәм Минем сүзләремнән гарьләнә, Үзенең изге фәрештәләре белән Атасының балкып торган шөһрәте белән килгән вакытта, Адәм Улы да ул кеше­дән гарьләнер.

9

1 Гайсә әйтте: — Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кай­берләре Аллаһы Патшалыгының кодрәт белән килгәнен күргәнче, үлемне татымаячаклар.

2 Алты көннән соң, Гайсә Петерне, Ягъкубны һәм Яхъяны Үзе белән алып, биек тауга менде. Алар анда үзләре генә иде­ләр. Гайсәнең тышкы кыяфәте аларның күз алдында үзгәреп китте.

3 Аның киемнәре ялтырап, җир йөзендә һичкем агартал-маслык дәрәҗәдә, күз чагылдырырлык ак төскә керде.

4 Шә­кертләр алдында Ильяс белән Муса пәйгамбәрләр хасил булды, һәм алар Гайсә белән сөйләштеләр.

5 Һәм Петер Гайсәгә әйтте:
- Остаз! Безнең монда булуыбыз нинди яхшы! Өч чатыр ко­рыйк: берсен Сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска.

6 Ул бу сүзләрне нәрсә дип әйтергә дә белмәгәнлектән әйтте, чөнки шәкертләр шулкадәр куркып калган иде.

7 Шул вакытта болыт төшеп, аларны каплады һәм болыт эченнән: «Бу — Минем сөекле Улым, Аны тыңлагыз!» — дигән сүзләр ишетелде.

8 Шәкертләр тиз-тиз як-якларына каранып алдылар, әмма яннарында Гайсәдән башка беркемне дә күрмә­деләр.

9 Таудан төшкәндә, Гайсә аларга ни күргәннәрен Адәм Улы­ның үледән терелеп торуына кадәр берәүгә дә сөйләмәскә кушты.

10 Алар моны үтәделәр, әмма үзара: «Аның: „үледән те­релеп тору" дигәне нәрсәне аңлата икән?» - дип сөйләштеләр.

11 Гайсәдән сорадылар:
- Канунчылар ни өчен, башта Ильяс килергә тиеш, дип әйтәләр?

12 - Чыннан да, башта Ильяс килеп, барын да үз урынына урнаштырачак, — дип җавап бирде Гайсә. — Ә ни өчен соң Изге язмада Адәм Улына күп газаплар чигеп кимсетелергә туры киләчәк дип язылган?

13 Ләкин Мин сезгә әйтәм: Ильяс килде инде һәм, аның турында язылганча, аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр.

14 Алар калган шәкертләр янына әйләнеп кайткач, болар янына күп халык җыелганын һәм канунчыларның болар белән бәхәсләшеп торуларын күрделәр.

15 Гайсәне күреп гаҗәпләнгән халык төркеме шунда ук Аны сәламләргә йөгерде.

16 Гайсә:
- Алар белән нәрсә хакында бәхәсләшәсез? — дип шәкерт­ләреннән сорады.

17 Халык арасыннан бер кеше җавап бирде:
- Остаз! Мин Сиңа үземнең улымны китергән идем. Аның эченә шакшы рух кереп, улымны телсез итте.

18 Шакшы рух аны кайда гына эләктермәсен, аны җиргә атып бәрә. Малайның авызыннан күбекләр ага, ул тешләрен шыкырдата, ә аннан соң бөтен гәүдәсе катып кала. Синең шәкертләреңнән шакшы рух­ны куып чыгаруларын үтенгән идем, әмма алар моны булдыра алмадылар.

19 — Әй, имансыз буын! — диде аларга Гайсә. — Миңа сезнең белән күпме булырга? Күпме сезне түзеп торырга? Малайны Минем янга китерегез!

20 Аны Гайсә янына китерделәр. Гайсәне күрү белән шакшы рух малайны калтыратырга тотынды һәм ул җиргә егылды, авызыннан күбекләр агыза-агыза тәгәрәде.

21 — Аның белән мондый хәл күптәннән була башладымы? — дип сорады Гайсә малайның атасыннан. Балачактан бирле шулай, — дип җавап бирде анысы.

22 Аны шакшы рух күп тапкыр һәлак итәргә тырышты: әле утка ташлады, әле суга. Әгәр нәрсәдер эшли алсаң, кызган безне, ярдәм итче!

23 — Ул ни дигән сүз: «әгәр эшли алсаң»? Ышанган кешегә һәммәсе дә мөмкин.

24 һәм малайның атасы кычкырып җибәрде: — Ышанам! Ышанычым аз булганга күрә, миңа ярдәм ит!

25 Гайсә, халыкның җыелуын күреп, шакшы рухка боерды:
- Телсезлек һәм чукраклык рухы, Мин сиңа боерам: аның эченнән чык һәм башка кермә!

26 Шакшы рух, малайны көчле итеп калтыратып, үкереп чыкты. Малай исә, үлгән сыман булды. Шуңа күрә күбесе, үлде, дип сөйләнделәр.

27 Әмма Гайсә аңа, кулыннан тотып, торырга ярдәм итте, һәм ул аягына басты.

28 Өйгә кереп, Гайсә белән үзләре генә калгач, шәкертләре Аннан:
- Ә ни өчен аны без куып чыгара алмадык? — дип сорадылар.

29 — Мондый җеннәрне тик дога белән генә куып чыгарып була, — диде Гайсә.

30 Алар аннан китеп, инде Гәлиләя җире аша үттеләр. Гайсә исә бу турыда һичкемнең дә белүен теләмәде,

31 чөнки Үзенең шәкертләрен өйрәтә иде. Ул аларга әйтте:
- Адәм Улын кешеләр кулына тотып бирерләр һәм алар Аны үтерәчәкләр, әмма Ул өч көннән соң терелеп торачак.

32 Әйткән сүзләрен шәкертләре аңламадылар, әмма Гайсәдән сорарга курыктылар.

33 Алар Кәпәрнаумга әйләнеп килделәр. Өйдә Гайсә алардан:
- Юлда барганда сез нәрсә хакында бәхәсләштегез? — дип сорады.

34 Алар исә эндәшмәделәр, чөнки юлда барган чакта, араларында кайсысы иң бөек, дип бәхәсләшкән иделәр.

35 Гайсә, утырып, унике шәкертен янына чакырды һәм әйтте:
- Кем алдынгы булырга тели, шул иң соңгы булырга тиеш һәм бөтенесе өчен дә хезмәтче булырга тиеш.

36 Гайсә урталарына бер баланы бастырып, кочаклап алды һәм шәкертләренә әйтте:

37 — Шушындый балаларның берсен Минем хакка кабул иткән кеше Мине кабул итә. Ә Мине кабул иткән кеше Мине генә түгел, бәлки Мине Җибәрүчене кабул итә.

38 — Остаз, — диде Яхъя, — без бер кешенең, Синең исемеңне кулланып, җеннәрне куып чыгаруын күрдек. Безнең белән бер­гә йөрмәгәнгә күрә, без аңа туктарга куштык.

39 Гайсә җавап бирде:
- Аны туктатмагыз. Минем исемемнән кодрәтле эш булдыра алган кеше Мине начар сүзләр белән тиз генә хурламас.

40 Безгә каршы булмаган кеше безнең яклы.

41 Сезгә хак сүз әйтәм: кем дә кем, Мәсихнеке булуыгыз өчен, сезгә эчәргә дип бер чына­як су бирә, ул әҗереннән мәхрүм калмаячак.

42 Әмма Миңа иман итүче бу кечкенәләрнең берсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташын асып, диңгезгә ташла­салар, аның өчен яхшырак булыр иде.

43 Әгәр кулың сине вәс-вәсәгә төшерсә, аны чабып төшер! Җәһәннәмгә, сүнмәс утка ике кулың белән ташланганчы, тормышка бер кулың белән ке­рүең синең өчен яхшырак.

44 [ ][11]

45 Әгәр аягың сине вәсвәсәгә төшерсә, аны чабып төшер! Ике аягың белән җәһәннәмгә таш­лануга караганда, тормышка бер аягың белән керүең синең өчен яхшырак.

46 [ ][12]

47-48 Әгәр күзең сине вәсвәсәгә төшерсә, аны алып ташла! «Кешеләрне бертуктаусыз кортлар ашап тор­ган һәм уты сүнмәгән» җәһәннәмгә ике күзең белән ташлануга караганда, бер күзең белән Аллаһы Патшалыгына керүең синең өчен яхшырак.

49 Һәркем ут белән «тозланыр».

50 Тоз — яхшы нәрсә. Әмма тоз тозсызланса, аны ничек тозлы итәрсез? Тоз сезнең үзегездә булсын! Һәм бер-берегез белән тату булыгыз.



[11] 9:44 Кайбер кулъязмаларда 44 нче һәм 46 нчы аятьләр дә бар: «Анда кешеләрне бертуктаусыз кортлар ашап тора һәм ут сүнми».
[12] 9:46 нче аятьнең искәрмәсен карагыз.

10

1 Ул урыннан Гайсә Яһүдиягә һәм Үрдүн аръягындагы җирләргә юнәлде. Тагы күп халык Аңа ияреп китте һәм Ул, гадәттәгечә, аларны өйрәтте.

2 Гайсә янына фарисейләр килделәр һәм, Аны сынарга теләп, сорадылар: — Ир кешегә хатынын аерып җибәрергә канун рөхсәт итәме?

3 — Муса сезгә нәрсә эшләргә кушты соң? — диде Гайсә.

4 — Муса ир кешегә хатынын, аерылышу кәгазе язып, аерып җибәрергә рөхсәт бирде, — дип җавап бирделәр алар.

5 — Ул сезгә шундый әмерне күңелләрегез каты булганга кү­рә язган, — диде Гайсә.

6 — Әмма баштан ук, һәммә нәрсә яратылганда, Аллаһы «аларны ир һәм хатын итеп бар итте.

7 Шуңа күрә ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатыны­на кушылыр

8 һәм икесе дә бер тән булыр». Димәк, алар инде ике кеше түгел, ә бер бөтен.

9 Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын.

10 Өйдә вакытта шәкертләре бу хакта кабат Гайсәдән сора­дылар.

11 - Ир кеше, хатыны белән аерылышып, башкага өйләнә икән, ул чакта хатынына каршы зина кыла, - диде Гайсә. -12 Шулай ук, хатын кеше дә, иреннән аерылып, башкага кияүгә чыкса, иренә каршы зина кыла.

13 Фатихалау өчен кулларын куйсын дип, Гайсә янына кеше­ләр балаларны алып килделәр, шәкертләре исә аларны шел­тәләделәр.

14 Моны күреп, Гайсәнең ачуы килде һәм Ул шә­кертләренә әйтте:
- Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, аларга кома­чауламагыз, чөнки Аллаһы Патшалыгы менә шундыйларныкы.

15 Сезгә хак сүз әйтәм, Аллаһы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк.

16 Һәм Ул балаларны кочаклап, өсләренә кулларын куеп, аларны фатихалады.

17 Гайсә юлга чыккач, янына бер кеше йөгереп килде һәм Аның каршында тез чүгеп сорады:
- Игелекле Остаз, мәңгелек тормышны мирас итеп алу өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк?

18 - Ни өчен син Мине игелекле дип атыйсың? - диде Гайсә. - Бары тик Аллаһы гына игелекле.

19 Аның әмерләрен син беләсең: кеше үтермә, зина кылма, урлама, ялган шаһитлек итмә, ялганлама, атаңны һәм анаңны хөрмәт ит.

20 - Остаз, мин боларның барысын да яшьтән үк үтәп килдем, - дип җавап бирде тегесе.

21 Гайсә аңа карады һәм ул Аның күңеленә хуш килде. Ул аңа әйтте:
- Сиңа тик бер нәрсә җитми. Бар һәм нәрсәң бар, шуны сатып, фәкыйрьләргә өләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр.

22 Егет исә, бу сүзләрне ишетеп, борчуга төште һәм китеп барды. Чөнки ул бик бай кеше иде.

23 Гайсә исә, як-ягына карап, шәкертләренә әйтте:
- Байлыгы булганнарга Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен!

24 Аның бу сүзләре шәкертләрен бик тә гаҗәпләндерде. Әмма Гайсә кабатлап әйтте:
- Дусларым! Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен!

25 Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк.

26 Алар, гаҗәпләнеп, үзара сөйләштеләр:
- Алай булгач, кем генә котыла алыр соң?

27 Гайсә аларга карап:
- Кешеләргә бу мөмкин түгел, әмма Аллаһыга мөмкин. Аллаһыга һәр нәрсә мөмкин, - дип әйтте.

28 Шуннан соң Петер:
- Менә без, бөтен нәрсәбезне калдырып, Сиңа иярдек, -диде.

29 - Сезгә хак сүз әйтәм: йортын яки агай-энеләрен яки апа-сеңелләрен яки ата-аналарын яки балаларын яки басуларын Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына калдырган һәркем

30 хәзерге вакытта йөз тапкыр күбрәк йортлар, агай-энеләр, апа-сеңелләр, аналар, балалар, басулар һәм, әлбәттә, эзәрлек­ләүләр дә алачак. Ә инде киләчәк дөньяда мәңгелек тормышка ия булачак.

31 Әмма беренче булганнарның күбесе ахыргы бу­лырлар, ә ахыргылары исә беренче булырлар.

32 Алар Иерусалимга бара торган юлдан баралар иде. Гайсә алда барды, шәкертләре хәйран калган хәлдә, ә артларыннан баручылар куркынган хәлдә иделәр. Гайсә унике шәкертен читкә чакырып, Үзе белән нәрсә буласы хакында сөйли башлады.

33 - Без Иерусалимга барабыз. Адәм Улы баш руханилар һәм канунчылар кулына тотып биреләчәк. Алар Аны үлемгә хөкем итеп, Аны мәҗүсиләр кулына тапшырачаклар.

34 Тегеләре, мыс­кыллап, Аңа төкереп, камчылаячаклар һәм Аны үтерәчәкләр. Әмма Ул, өч көн үткәч, үледән терелеп торачак.

35 Гайсә янына Зебедәй уллары - Ягъкуб белән Яхья килеп:
- Остаз, без сораганны үтәсәң иде, - диделәр.

36 - Сезнең өчен Мин нәрсә эшләргә тиеш соң? - дип сорады Ул.

37 Алар җавап бирделәр:
- Дан патшалыгыңда безгә Синең белән янәшә утырырга рөхсәт бирсәң иде - беребезгә уң ягыңда, икенчебезгә исә сул ягыңда.

38 - Сез нәрсә сораганыгызны белмисез, - диде Гайсә. - Мин эчә торган касәдән эчә алырсызмы, яки Мин чумдырыла торган чумдырылу белән чумдырыла алырсызмы?

39 - Алырбыз, - дип җавап бирделәр алар. Шуннан соң Гайсә аларга әйтте:
- Сез Мин эчә торган касәдән эчәрсез, Мин чумдырыла торган чумдырылу белән чумдырылырсыз.

40 Ә инде Минем уң ягымда яки сул ягымда утырырга рөхсәт бирү Минем кулда түгел. Анда кемгә билгеләнгән булса, шулар утырырлар.

41 Бу хакта ишеткәч, калган ун шәкертнең ачулары чыкты.

42 Әмма Гайсә аларны чакырып алып әйтте:
- Сез беләсез: халык җитәкчеләре дип исәпләнгәннәр ха­лыклар өстеннән хакимлек итәләр. Бөекләр халыкларны үз куллары астында тота.

43 Ләкин сездә алай булмасын: сезнең арагызда бөек булырга теләүче башкаларга хезмәтче булсын.

44 Һәм арагызда беренче булырга теләүче барыгыз өчен дә кол булсын.

45 Адәм Улы да бит Үзенә хезмәт итсеннәр өчен дип килмәде, ә Үзе хезмәт итеп, күпләрне йолып алу өчен Үзенең тормышын бирергә дип килде.

46 Алар Әрихә шәһәренә килеп җиттеләр. Гайсә Әрихәдән шәкертләре һәм күп санлы халык белән чыгып барганда, юл читендә сукыр фәкыйрь Бартимәй (ягъни, Тимәй улы) теләнеп утыра иде.

47 Насаралы Гайсәнең үтеп баруы хакында ишетеп, ул кычкырып җибәрде: ? Давыт Улы Гайсә! Кызган мине!

48 Күпләре аның эндәшмәвен таләп иттеләр, әмма сукыр тагын да көр тавыш белән кычкырды: ? Давыт Улы, кызган мине!

49 Гайсә баруыннан тукталып әйтте: ? Чакырыгыз аны! ? Курыкма, Ул сине чакыра, - дип сукырны чакырдылар.

50 Бартимәй исә, өс киемен салып ташлап, сикереп торды да Гайсә янына йөгереп килде.

51 - Синең өчен нәрсә эшләвемне телисең? - дип сорады аннан Гайсә. ? Остаз, күзләрем күрсен иде! - диде сукыр кеше.

52 - Бар, сине ышануың савыктырды, - диде Гайсә. Ул шунда ук күрә башлады һәм Гайсәгә ияреп китте.

11

1 Алар Иерусалимга якынлашканда, инде Бәйтфәгидән һәм Бәйтәниядән ерак түгел, Зәйтүн тавы янында Гайсә ике шәкертен чакырып,

2 аларга әйтте:
- Алда күренгән авылга барыгыз. Анда керү белән бәйдә­ге, һичкем атланмаган яшь ишәкне күрерсез. Аны бәйдән ыч­кындырып, монда алып килегез.

3 Әгәр берәрсе: «Сез нәрсә эшлисез?» - дип сораса: «Ул Хуҗага кирәк, Ул аны тиздән кайтарып бирер», - дип җавап бирегез.

4 Алар барып, тыкрыкта ишек янына бәйләп куелган яшь ишәкне табып, аны чишә башладылар.

5 Анда булган кешеләр алардан:
- Сез ни эшлисез? Ни өчен ишәкне бәйдән ычкындыра­сыз? - дип сорадылар.

6 Әмма Гайсә кушканча җавап кайтаргач, аларны җибәрделәр.

7 Ишәкне Гайсә янына китереп, өс киемнәрен ишәк өстенә салдылар һәм Гайсә аңа атланды.

8 Халыкның күбесе өс кием­нәрен юл өстенә җәйделәр, ә башкалары исә, кырдагы агач­ларның ботакларын кисеп түшәделәр.

9 Һәм алда баручылар да, арттагылары да кычкырдылар: - Һошанна[13]! Раббы исеме белән Килүче мөбарәк!

10 Атабыз Давытның киләчәк патшалыгы мөбарәк! Югарыда Һошанна!

11 Гайсә, Иерусалимга кереп, Аллаһы Йортына юнәлде. Барын да карап чыккач, инде соң булганга, унике шәкерте белән бергә Бәйтфәгигә әйләнеп кайтты.

12 Икенче көнне алар Бәйтфәгидән чыккач, Гайсәнең карыны ачты.

13 Ерактагы инҗир агачын күреп, Ул, җимеше булмасмы дип, аның янына килде, әмма яфрактан башка берни дә тапмады: инҗир өлгерергә әле иртә иде.

14 Гайсә аңа әйтте:
- Синең җимешеңне һичкайчан берәү дә ашамасын! Шәкертләре исә моны ишетеп тордылар.

15 Алар Иерусалимга килделәр. Аллаһы Йортына керү белән, андагы сатучыларны һәм сатып алучыларны Гайсә куып чыгара башлады, акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның утыргычларын аударып ташлады.

16 Һәм Аллаһы Йорты аша берәүгә дә һичбер әйбер алып үтмәскә кушты.

17 Гайсә аларны өйрәтеп әйтте:
- Изге язмада әйтелмәгәнмени: «Минем Йортым барча ха­лыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр», - дип? Ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез!

18 Бу хакта баш руханилар һәм канунчылар ишеткәч, алар Гайсәне һәлак итү әмәлен табарга тырыша башладылар. Чөнки бөтен халык Аның өйрәтүен таң калып тыңлаганга күрә, алар Аннан курыктылар.

19 Кич җиткәч, Гайсә шәкертләре белән шәһәрдән китте.

20 Икенче көнне иртә белән инҗир агачы яныннан үтеп барганда, алар аның очыннан алып, тамырына тикле корып төшкәнен күрделәр.

21 Петер исә, кичәгесен ни булганын исенә төшереп, Гайсәгә әйтте:
- Остаз! Кара әле, Син каргаган инҗир агачы корып төшкән!

22 Гайсә аларга җавап бирде:
- Аллаһыга ышаныгыз!

23 Сезгә хак сүз әйтәм: әгәр кем дә кем бу тауга: «Күтәрелеп, диңгезгә ташлан!» - дип әйтсә, һәм күңеленнән һич тә шикләнмичә әйткән сүзләренең үтәләчә­генә ышанса, шулай булачак.

24 Шуңа күрә Мин сезгә әйтәм: сез Аллаһыдан нәрсә генә үтенеп сорасагыз да, алганыгызга ышаныгыз, һәм сез алачаксыз да!

25 Һәм дога кылып торган чакта, берәрсенә карата үпкәгез булса, Күктәге Атагыз сез­нең гөнаһларыгызны кичерсен өчен, үзегез дә һәммәсен ки­черегез.

26 [ ][14]

27 Алар тагын Иерусалимга килделәр. Гайсә Аллаһы Йортының ишегалдысы буйлап йөргән чакта, Аның янына баш руханилар, канунчылар һәм аксакаллар килделәр.

28 - Синең боларны эшләргә нинди хокукың бар? Боларны эшләргә Сиңа кем вәкаләт бирде? - дип сорадылар алар.

29 - Мин сезгә бер сорау бирәм, - диде Гайсә. - Әгәр сез җавап бирсәгез, Мин дә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен.

30 Яхъяның суга чумдыруы күктән идеме яки кешеләрдәнме? Җавап бирегез!

31 Алар үзара:
- Әгәр: «Аллаһыдан», - дип әйтсәк, ул чакта Ул: «Ә ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?» - дип әйтер.

32 «Кешеләрдән», - дип әйтергәме әллә? - диештеләр. Барча халык төркеме Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгәнгә күрә, халыктан курыктылар.

33 Шуңа күрә:
- Белмибез, - дип җавап кайтардылар.
- Алай булгач, Мин дә сезгә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтмим, - дип җавап бирде Гайсә.



[13] 11:9 һошанна - яһүд телендә «ярдәм ит» яки «Аллаһыга дан» ди­гәнне аңлата.
[14] 11:26 Кайбер кулъязмаларда 26 нчы аять тә бар: «Ә инде кичермә-сәгез, Күктәге Атагыз да сезнең гөнаһларыгызны кичермәс».

12

1 Гайсә аларга гыйбрәтле хикәя сөйли башлады. - Бер кеше йөзем бакчасы утырткан, аны койма белән әйләндереп алганнан соң, чокыр казып, йөзем изү өчен махсус урын әзерләгән. Бакчаны саклау өчен манара торгызган һәм йөзем үстерүчеләргә бакчасын куллану өчен биреп, үзе чит якларга китеп барган.

2 Уңыш җыяр вакыт җиткәч, йөзем бак­часыннан үз өлешен алырга дип, үзенең хезмәтчесен җибәргән.

3 Ә тегеләре исә, аны тотып кыйнаганнар һәм буш кул белән кайтарып җибәргәннәр.

4 Инде икенче хезмәтчесен җибәргән. Ләкин аның башын яралаганнар, мыскыл иткәннәр.

5 Тагын берсен җибәргән - аны үтергәннәр. Башкаларын да җибәреп караган: кайсысын кыйнаганнар, кайсысын үтергәннәр.

6 Аның иң соңгы бер генә кешесе - сөекле улы калган. Һәм: «Минем улымны хөрмәт итәрләр», - дип уйлап, аны җибәргән.

7 Әмма йөзем үстерүчеләр үзара: «Бу - варис. Әйдәгез, аны үтерик, һәм аңа каласы мирас безнеке булыр», - дип сөйләшкәннәр.

8 Алар аны тотып үтергәннәр һәм йөзем бакчасыннан чыгарып ташлаганнар.

9 Инде йөзем бакчасының хуҗасы нәрсә эшләр? Ул, әйләнеп кайткач, йөзем үстерүчеләрне үтерер һәм йөзем бакчасын баш­каларга бирер.

10-11 Изге язмада: «Төзүчеләр яраксыз дип кире каккан таш иң мөһим почмак ташы булды. Бу Раббы тарафыннан эшләнде һәм безнең алда гаҗәп нәрсә», -дигәнне әллә сез укымадыгызмы?

12 Гыйбрәтле хикәянең үзләре турында икәнен аңлап, яһүд башлыклары Гайсәне кулга алырга теләделәр, әмма халыктан курыктылар. Шуңа күрә алар Аны калдырып китеп бардылар.

13 Аннан соң Гайсә янына, Ул берәр бәйләнерлек сүз әйтмәсме дип, фарисейләрне һәм Һируд тарафдарларын җибәрделәр.

14 Алар килеп әйттеләр: - Остаз! Синең дөрес Кеше булуыңны без беләбез. Кеше­ләрнең Синең хакта нәрсә уйлаганнары Сиңа мөһим түгел. Ке­шенең иҗтимагый торышына игътибар итмисең, әмма Аллаһы юлына хакыйкать буенча өйрәтәсең. Әйтче, кайсарга[15] салым түләүне канун рөхсәт итәме, әллә юкмы? Безгә түләргәме соң, әллә түләмәскәме?

15 Аларның икейөзлеләнүләрен белеп, Гайсә әйтте:
- Сез нигә Мине сыныйсыз? Миңа динар күрсәтегез әле!

16 Аңа динар бирделәр һәм Гайсә алардан сорады:
- Монда кемнең сурәте һәм кемнең исеме?
- Кайсарныкы, - дип җавап бирделәр алар.

17 Һәм Гайсә аларга әйтте:
- Кайсарныкын кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез. Аның бу җавабына алар таң калдылар.

18 Гайсә янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар[16] килде һәм Аннан менә нәрсә хакында сорадылар:

19 - Остаз! Муса канунда безгә: «Әгәр берәүнең бертуганы бала тудырмаган килеш үлеп китеп, хатыны калса, ул бу тол хатынны үзенә алсын һәм үлгән бертуганның буынын дәвам иттерсен», - дип язган.

20 Җиде бертуган булган. Беренчесе өйләнгән һәм баласы булмыйча үлеп киткән.

21 Аның хатынын икенче туганы үзенә алган, ләкин бала булдырмыйча үлеп киткән. Өченчесе белән дә нәкъ шулай булган.

22 Җиде агай-эне арасында берсе дә токым калдыра алмаган. Барысыннан соң хатын үзе дә үлеп киткән.

23 Үлеләр терелгән вакытта, ул хатын аларның кайсы­сының хатыны булачак? Җидесе дә аның ире булган бит!

24 - Сез ничек ялгышасыз! - диде аларга Гайсә. - Беләсезме, ни өчен алай? Чөнки сез Изге язманы да, Аллаһы кодрәтен дә белмисез.

25 Үлгәннәр терелеп торганда, алар өйләнмәячәкләр дә, кияүгә дә чыкмаячаклар. Алар күктәге фәрештәләрдәй бу­лачаклар.

26 Ә инде үлгәннәрнең терелеп тору мәсьәләсенә ка­гылсак, Муса китабының янып торган күгән агачы хакындагы өлешендә Аллаһының: «Мин - Ибраһим Аллаһысы, Исхак Ал- лаһысы һәм Ягъкуб Аллаһысы», - дигәнен укымадыгызмыни?

27 Аллаһы - үлеләр Аллаһысы түгел, бәлки тереләр Аллаһысы. Сез бик тә ялгышасыз.

28 Аларның бәхәсләшүләрен ишетеп һәм Гайсәнең аларга яхшы итеп җавап бирүен күреп, бер канунчы Аның янына килеп:
- Әмерләрнең кайсысы иң мөһим? - дип сорады.

29 - Иң мөһим әмер, - дип җавап бирде Гайсә, - «Тыңла, Ис- раил! Раббы Аллаһыбыз - бердәнбер Раббы!

30 Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен көчең белән ярат».

31 Ә менә икенчесе: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат». Бу әмерләрдән дә бөегрәге юк.

32 - Яхшы әйттең, Остаз, - диде канунчы. - «Аллаһы бердән­бер һәм Аннан башка илаһ юк», - дип Син дөрес итеп әйттең.

33 «Аны бөтен йөрәгең, бөтен уйларың һәм бөтен көчең белән ярату» һәм «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярату» бөтен корбан итеп чалынган хайваннардан да һәм корбан итеп янды­рылган бүләкләрдән дә мөһимрәк.

34 Аның акыл белән җавап бирүен күреп, Гайсә әйтте:
- Син Аллаһы Патшалыгыннан ерак түгелсең. Моннан соң бер кеше дә Гайсәдән нәрсә дә булса сорарга батырчылык итмәде.

35 Аллаһы Йортында өйрәткәндә Гайсә әйтте:
- Мәсихне Давыт Улы дип канунчылар ничек әйтә алалар?

36 Изге Рух белән илһамланып, Давыт үзе: «Раббы Аллаһы минем Раббыма әйтте: Мин дошманнарыңны салганчы Синең аякларың астына, Утыр Минем уң ягымда», - дип әйткән бит.

37 Давыт үзе Аны «Раббым» дип атый. Шулай булгач, ничек итеп Ул аның Улы була ала? Күп халык Аны хозурлык белән тыңлады.

38"39 Халыкка нә­сыйхәт биреп, Гайсә әйтте:
- Канунчылардан сакланыгыз. Алар озын киемнәр киеп йөрүне, җыелыш мәйданнарында үзләрен ихтирам итеп сә­ламләүне, гыйбадәтханәләрдә иң яхшы урыннарда утыруны, мәҗлесләрдә иң түрдә утыруны яраталар.

40 Алар хәйләләп, тол хатыннарның йортларын үзләренә алалар, кешеләр күрсен дип, озак итеп дога кылалар. Мондыйлар тагын да катырак хөкемгә тартылачаклар.

41 Гайсә, сәдака сандыгы янына утырган килеш, халык­ның акча салуын күзәтеп торды. Байларның күбесе күп итеп салды.

42 Шунда бер фәкыйрь тол хатын килеп, ике вак акча (бер кодрант[17]) салды.

43 Гайсә, шәкертләрен чакырып, аларга әйтте:
- Сезгә хак сүз әйтәм: бу фәкыйрь тол хатын акча салган кешеләрнең барысына караганда да күбрәк салды.

44 Сәдака сандыгына салучыларның барысы да үзләреннән артканын салдылар, ә ул, фәкыйрь була торып, үзендә булганнарның барысын, яшәү өчен кирәк булганнарның бөтенесен дә салды.



[15] 12:14 Кайсар - борынгы Рим императорының рәсми исемнәрен-нән берсе
[16] 12:18 Саддукейлар - яһүдләрнең йолаларын тотучы дини төркем.
[17] 12:42 Кодрант - римлыларның акча берәмлеге. 64 кодрант бер ди­нарга тигез булган.

13

1 Гайсә Аллаһы Йортыннан чыгып барганда, шәкертлә­ренең берсе Аңа әйтте: - Остаз! Кара әле, нинди зур ташлар, нинди матур биналар!

2 - Син бу зур биналарны күреп, таң калдыңмы? - диде Гайсә. - Монда таш өстендә таш калмаячак, барысы да җиме­реләчәк!

3 Гайсә Зәйтүн тавында Аллаһы Йорты каршында утырган чакта, Петер, Ягъкуб, Яхъя, Әндри Аның белән берүзләре калгач, сорадылар:

4 - Безгә әйтче, бу хәлләр кайчан булачак? Боларның тиздән гамәлгә ашачагын нинди билге аша беләчәкбез?

5 Гайсә әйтте: - Сак булыгыз, сезне алдамасыннар!

6 Күпләр, Минем исе­мем белән килеп: «Мин - Ул», - дип әйтерләр һәм күпләрне алдарлар.

7 Сез якындагы сугышлар тавышын һәм ерактагы сугышлар хакында хәбәрләр ишеткәндә, курыкмагыз! Шулай булырга тиеш тә. Әмма бу әле ахыры түгел.

8 Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, урыны-урыны белән җир тетрәүләр, ачлык булыр. Болар - тулгак тоту газапларының башлануы гына.

9 Сез исә әзер торыгыз: сезне, мәхкәмәләргә тапшырып, хө­кем итәрләр һәм гыйбадәтханәләрдә кыйнарлар. Сез Минем аркада, Минем хакта шаһитлек бирү өчен, патшалар һәм ида­рәчеләр каршына басарсыз.

10 Әмма ахыры килеп җиткәнче, бөтен халыкларга да Яхшы хәбәр таратылырга тиеш.

11 Сезне хөкемгә тапшыру өчен алып барганда исә, нәрсә әйтербез, дип хафаланмагыз: шул сәгатьтә сезгә нәрсә бирелсә, шуны сөйлә­гез. Сез үзегез түгел, ә Аллаһы Рухы сөйләр.

12 Туган туганны, ата үзенең баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар, ата-аналары-на каршы чыгып, аларны үтертерләр.

13 Минем өчен барысы да сезне нәфрәт итәр. Әмма ахырга тикле чыдаган кеше котылыр.

14 Әмма сез «ташландык хәлдә калдыручы чирканыч нәрсә­нең» торырга тиеш түгел урында булуын күргәч (бу сүзләрне укыган кеше аңласын), Яһүдия җирендә булганнар тауга кач­сыннар.

15 Өй түбәсендә булганнар, әйберләрен алырга дип, өй­гә төшеп тормасын,

16 кырда булганнар өс киемнәрен алырга өйләренә кайтмасыннар.

17 Ул көннәрдә йөкле хатыннарга һәмбала имезүчеләргә кайгы!

18 Болар кышка туры килмәсен иде дип, дога кылыгыз.

19 Ул көннәрдә иң баштан ук, Аллаһы дөнь­яны булдырган көннән алып, бүгенге көнгә кадәр булмаган һәм булмаячак афәт килер.

20 Әгәр Раббы ул көннәрне кыс-картмаса, һичкем исән кала алмас иде. Әмма Үзе сайлаган ке­шеләре хакына Раббы ул көннәрне кыскартты.

21 Әгәр сезгә шул вакытта: «Кара, Мәсих менә монда!» яки «Ул анда!» — дип әйтсәләр, ышанмагыз!

22 Чөнки ялган мәсихләр һәм ялган пәйгамбәрләр килерләр, әгәр килеп чыкса, сайланганнар­ны алдау өчен, галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтерләр.

23 Әмма сез сак булыгыз — барысы хакында Мин сезгә алдан әйттем.

24 Ләкин ул көннәрдә, афәттән соң,
«Кояш каралыр, ай яктыртмас,

25 Күкләрдән йолдызлар коелыр һәм
күк кодрәтләре селкетелер»,

26 шунда бөек кодрәт һәм балкып торган дан белән болытларда килүче Адәм Улын күрерләр.

27 Шул вакыт Ул, фәрештәләрне җибәреп, җирнең дүрт почмагыннан, җир читеннән алып күккә кадәр Үзе сайлаганнарны җыяр.

28 Инҗир агачыннан гыйбрәт алыгыз. Аның ботаклары, бөре­ләнеп, яфрак ярган чакта, сез тиздән җәйнең җитәчәген белә­сез.

29 Монда да нәкъ шулай: боларның гамәлгә ашуын күргәндә, шуны белерсез: ул вакыт якын[18], инде ишек төбендә!

30 Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын алышынырга өлгермәс, болар һәммәсе дә гамәлгә ашыр.

31 Күк һәм җир юкка чыгачак, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмаячак.

32 Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан булуы хакында һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә.

33 Карагыз аны, уяу булыгыз! Вакыты кайчан җитәчәген сез белмисез.

34 Юлга чыккан кеше үзенең йортын хезмәтчеләренә калдырып, аларның һәркайсына аерым эш ку­шып, капка сакчысына уяу торырга боера.

35 Шуңа күрә сез уяу булыгыз! Йорт хуҗасының кайчан әйләнеп кайтуын белмисез бит: кич беләнме, төн уртасындамы, тәүге әтәч кычкырганда­мы, яисә иртәгесенме.

36 Көтмәгәндә кайтып, ул сезне йокла­ган килеш тапмасын!

37 Мин сезгә әйткәннәремне кешеләрнең барысына да әйтәм: уяу булыгыз!



[18] 13:29 Ул вакыт якын — грекча сүзгә-сүз: «ул якын». Моны болай да аңлау мөмкинлеге бар: «Ул, димәк, Адәм Улы, озакламый киләчәк».

14

1 хИке көннән соң Коткарылу һәм Төче күмәч бәйрәме буласы иде. Баш руханилар һәм канунчылар Гайсәне хәйлә белән кулга алып, үтерү әмәлен эзләделәр.

2 «Ха­лык арасында фетнә килеп чыкмасын өчен, бәйрәм вакытында булмасын», — диделәр алар.

3 Гайсә Бәйтәниядә махаулы Шимунның өендә ашап утыр­ган чакта, бер хатын алебастр[19] савытка салынган бик кыйм­мәтле саф хуш исле нард мае алып килеп, савытын ватып, майны Аның башына койды.

4 Кайберләре ачуланып, үзара әй­тештеләр:
- Бу майны нигә алай әрәм итәргә?

5 Аны өч йөздән артык динарга сатып, акчасын фәкыйрьләргә өләшергә була иде бит! Һәм алар аны шелтәләделәр.

6 Әмма Гайсә әйтте:
- Калдырыгыз аны, ник аны борчыйсыз? Ул Минем өчен яхшы эш эшләде.

7 Фәкыйрьләр һәрвакыт сезнең белән бар һәм сез аларга теләгән вакытыгызда яхшылык күрсәтә алырсыз, ә Мин сезнең белән һәрвакыт булмам.

8 Ул хәленнән килгәнен эшләде: Минем тәнемне алдан майлап, күмәргә әзерләде.

9 Сезгә хак сүз әйтәм: Яхшы хәбәр дөньяның кайсы гына поч­магында таратылмасын, бу хатынны искә алып, аның нәрсә эшләгәне хакында сөйләячәкләр.

10 Шунда Яһүд Искариот, унике шәкертнең берсе, Гайсәгә хыянәт итәргә ниятләп, баш руханилар янына барды.

11 Алар аны тыңлагач, шатланышып, аңа акча бирергә сүз куештылар. Һәм ул Гайсәне аларның кулына тапшырырга уңай очрак эзли башлады.

12 Төче күмәч бәйрәменең беренче көнендә, Коткарылу бәрәнен чала торган көндә Гайсәдән шәкертләре сорадылар:
- Коткарылу бәйрәме ашын Синең өчен кая барып әзерлә­вебезне телисең?

13 Ул, ике шәкертен җибәреп, аларга әйтте:
- Шәһәргә барыгыз. Сезгә су чүлмәге күтәреп кайтучы кеше очрар. Аның артыннан барыгыз

14 һәм ул кергән өйнең хуҗа­сына: «Остаз синнән: „Шәкертләрем белән Коткарылу бәйрәме ашын кайсы бүлмәдә ашыйк?" — дип сорый», — дип әйтегез.

15 Ул сезгә өске катта бәйрәм өчен җиһазланган әзер бүлмәне күрсәтер. Шунда безнең өчен ашарга әзерләгез.

16 Шәкертләре, шәһәргә килеп, барын да Гайсә әйткәнчә дип таптылар һәм бәйрәм ашын әзерләделәр.

17 Кич җиткәч, Гайсә унике шәкерте белән бергә килде.

18 Алар ашап утырганда, Гайсә әйтте:
- Мин сезгә хак сүз әйтәм: сезнең арагыздан берәү — Минем белән ашап утыручыларның берсе — Миңа хыянәт итәчәк.

19 Шәкертләре хафага төшеп, берсе артыннан берсе сорый башладылар:
- Мин түгелдер бит?

20 Ул аларга җавап бирде:
- Ул — Минем белән бергә бер савытта икмәк манучы унике шәкертнең берсе.

21 Әйе, Изге язмада язылганча, Адәм Улы ки­тә. Әмма Адәм Улына хыянәт итүчегә кайгы! Ул кеше бөтенләй дә тумаган булса, аның өчен яхшырак булыр иде!

22 Алар ашаган чакта, Гайсә, икмәк алып, Аллаһыга шөкрана итте һәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде.
- Алыгыз, бу — Минем тәнем, — диде Ул.

23 Касәне алып, Ул Аллаһыга шөкрана итте һәм аларга бирде. Барысы да аннан эчтеләр.

24 Ул аларга әйтте:
- Бу — күпләр өчен түгелә торган Минем каным. Ул — Алла­һы килешүен раслый торган кан.

25 Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаһы Патшалыгында яңа шәраб эчәчәк көн җитми торып, Мин инде йөзем җимеше шәрабын эчмәячәкмен.

26 Алар, мәдхия җырлаганнан соң, Зәйтүн тавына киттеләр.

27 Гайсә аларга әйтте:
- Сез барыгыз да, Изге язмада: «Көтүчене һәлак итәрмен һәм сарыклар таралышырлар», — дип язылганча, ышанычыгызны югалтачаксыз.

28 Әмма Мине үледән терелтеп торгызылганнан соң, сез Гәлиләягә килгәнче, Мин анда булырмын.

29 — Барысы ышанычларын югалтсалар да, мин югалтмам, — дип каршы төште Петер.

30 — Сиңа хак сүз әйтәм: бүген төнлә белән әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең, — диде аңа Гайсә.

31 Петер тагын раслап әйтте: ? Синең белән үләргә туры килсә дә Синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен! Башкалары да шулай диделәр.

32 Алар Гетсимәни дип аталган урынга килделәр. Гайсә шәкертләренә әйтте: — Мин дога кылган вакытта монда утырып торыгыз.

33 Ул Үзе белән Петерне, Ягъкубны, Яхъяны алды. Гайсәне авыр кичереш һәм тойгылар биләп алды.

34 Гайсә аларга әйтте: Минем җаным чиктән тыш газап кичерә, монда көтегез һәм уяу булыгыз!

35 Ул читкәрәк китте һәм, җиргә егылып, мөмкин булса, газаплар сәгате Үзеннән үтеп китсен иде дип, дога кылды.

36 — Абба[20], Әти! Сиңа бар нәрсә мөмкин! Миннән бу газаплар касәсен кире алчы! Әмма Мин теләгәнчә түгел, ә Синең ихтыярың буенча булсын!

37 Гайсә әйләнеп килгәндә, өч шәкерте йоклый иде.
- Шимун, син йоклап ятасыңмы? Йокламыйча бер сәгать тә тора алмадыңмы? — диде Ул Петергә.

38 Вәсвәсәгә дучар бул­мас өчен, дога кылыгыз. Рух көчле, ә тән хәлсез!

39 Гайсә тагын читкә китеп һәм шул ук сүзләрне әйтеп дога кылды.

40 Әйләнеп килгәч, аларның тагын йоклауларын күрде: аларның күзләрен йокы баскан иде. Алар Гайсәгә нәрсә әйтер­гә дә белмәделәр.

41 Өченче тапкыр әйләнеп килеп, Ул әйтте:
- Сез һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Җиткәндер! Вакыт җитте: менә Адәм Улы гөнаһлылар кулына тапшырыла.

42 То­рыгыз, киттек! Карагыз, Миңа хыянәт итүче килә.

43 Ул әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе — Яһүд килеп чыкты. Аның белән бергә баш руханилар, канунчылар һәм аксакаллар җибәргән халык төркеме кылычлар һәм чук­марлар күтәреп килде.

44 Хыянәтче: «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алып, ышанычлы сак астында алып китегез», — дип, алар белән алдан ук сүз куешкан иде.

45 Яһүд шунда ук Гайсә янына килде.
- Остаз! — диде ул һәм Гайсәне үбеп алды.

46 Гайсәне шунда ук кулга алып, сак астына куйдылар.

47 Янәшә торучыларның берсе, кылычын чыгарып, иң баш рухани хезмәтчесенә селтәнеп, аның колагын чабып өзде.

48 Гайсә әйтте:
- Юлбасар тотарга чыккан кебек, сез Мине тотарга кылычлар һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез!

49 Мин һәр көнне Аллаһы Йортында өйрәткәндә сез дә анда идегез, һәм сез Мине кул­га алмадыгыз. Әмма Изге язмаларда язылганнар тормышка ашсын!

50 Шул вакыт барлык шәкертләре Гайсәне калдырып, качып киттеләр.

51 Ниндидер бер егет, шәрә тәненә җитен япма бөркәнгән килеш, алар артыннан барды. Аны тотып алдылар,

52 әмма ул, киемен тегеләрнең кулларында калдырып, шәрә килеш качып китте.

53 Гайсәне иң баш рухани янына алып килделәр. Анда барлык баш руханилар, аксакаллар һәм канунчылар җыелдылар.

54 Петер исә, алардан арттарак калып, иң баш руханиның ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды. Ул анда учак янында хезмәтче­ләр белән бергә җылынып утырды.

55 Ә баш руханилар һәм бөтен Югары киңәшмә, Гайсәне үлемгә тапшыру өчен, Аңа каршы шаһитлек эзләделәр, әмма таба алмадылар.

56 Күпләр Аңа каршы ялган шаһитлек бирделәр, әмма аларның күрсәтмә­ләре туры килмәде.

57 Шул вакытта мондый ялган шаһитлек бирүчеләр табылды:

58 — Аның: «Мин кеше кулы белән салынган бу Аллаһы Йортын җимерәчәкмен һәм өч көндә кеше кулы белән эшлән­мәгән башкасын төзиячәкмен», — дип әйткәнен без ишеттек.

59 Әмма аларның бу күрсәтмәләре дә расланмады.

60 Шуннан соң иң баш рухани, алга чыгып, Гайсәдән сорады:
- Үзеңә каршы шаһитлеккә Син берничек тә җавап бирми­сеңме?

61 Әмма Гайсә эндәшмәде, бернәрсә җавап бирмәде. Иң баш рухани Аннан тагын сорады:
- Син — Мәсихме, мөбарәк Аллаһының Улымы?

62 — Әйе, Мин, — дип җавап кайтарды Гайсә, — һәм сез Адәм Улының Кодрәт Иясенең уң ягында утыруын һәм күк болытлары белән килүен күрерсез.

63 Шунда иң баш рухани киемнәрен ертып әйтте:
- Нигә безгә тагын шаһитләр кирәк?

64 Көфер сүз сөйләвен сез үзегез ишеттегез! Сез бу хакта ничек уйлыйсыз? Барысы да, Ул гаепле һәм үләргә тиеш, дигән хөкем карары чыгардылар.

65 Аларның кайберләре Аны төкерә башладылар, битен кап­лап, Аны кыйнарга тотындылар.
- Пәйгамбәрлек ит! — диделәр алар. Шулай ук сакчылар да Аны кыйнады.

66 Бу вакыт Петер аста, ишегалдында иде. Иң баш руханиның хезмәтче кызларыннан берсе килеп,

67 учак янында җылынып утырган Петерне күреп алды һәм аңа текәлеп карап:
- Син дә бит бу насаралы Гайсә белән бергә булдың, — диде.

68 Әмма Петер ваз кичеп әйтте:
- Мин бернәрсә дә белмим, синең нәрсә хакында сөйләгә­неңне аңламыйм! Һәм тышка, алгы ишегалдына чыгып китте. [Шул вакытта әтәч кычкырды.][21]

69 Хезмәтче кыз исә, аны анда күреп алды һәм ишегалдында булган кешеләргә икенче тапкыр әйтте:
- Бу кеше — аларның берсе.

70 Петер тагын ваз кичте. Бераздан ишегалдында торучылар әйттеләр:
- Ә син чыннан да аларның берсе. Син дә бит Гәлиләядән.

71 Ул:
- Мин Аны, сез әйткән Кешене, белмим! Әгәр сүзләрем дө­рес булмаса, мине каһәр суксын! — дип ант итә башлады.

72 Нәкъ шул вакыт әтәч икенче тапкыр кычкырды. Петер исә Гайсәнең: «Әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең», — дигән сүзләрен исенә төшереп, елый башлады.



[19] 14:3 Алебастр — савытлар ясау өчен кулланылган йомшак таш.
[20] 14:36 Абба — арамей телендә «Әти» дигән мәгънәне аңлата.
[21] 14:68 Берничә кулъязмаларда җәяләр эчендәге сүзләр юк.

15

1 Баш руханилар, аксакаллар, канунчылар һәм бөтен I Югары киңәшмә, иртәдән үк киңәшләшеп, Гайсәне бәй­ләделәр һәм Пилатка илтеп тапшырдылар.

2 — Син яһүдләр Патшасымы? — дип сорады Пилат.
- Моны син үзең әйтәсең, — дип җавап бирде Гайсә.

3 Баш руханилар Аны күп нәрсәдә гаепләделәр.

4 Пилат Аннан тагын сорады:
- Син берничек тә җавап бирмисеңме? Күрәсеңме, Сиңа каршы күпме гаепләүләр!

5 Әмма Гайсә җавап бирмәде һәм моның белән Ул Пилатны бик нык гаҗәпләндерде.

6 Пилат һәр бәйрәм уңае белән халык сораган тоткынны азат итә торган иде.

7 Ул чакта чуалыш вакытында кеше үтергән фетнәчеләр зинданга ябылган иде. Алар арасында Бараб атлы тоткын да бар иде.

8 Халык, Пилат янына килеп, гадәттәгечә, берәр тоткынны азат итүен сорый башлады.

9 Пилат аларга әйтте: ? Сезнең өчен яһүдләр Патшасын азат итүемне телисезме?

10 Баш руханиларның Гайсәне көнләшү аркасында тотып биргәннәрен ул аңлый иде.

11 Әмма баш руханилар халыкны, Барабны азат итүен таләп итегез дип, котыртып куйган иделәр.

12 — Ә сез яһүдләр Патшасы дип атаган кеше белән миңа ни эшләргә? — диде яңадан Пилат.

13 — Аны хачка кадакла! — дип кычкырдылар алар.

14 — Әмма ни начарлык эшләгән соң Ул? — диде Пилат. Ләкин алар тагын да көчлерәк тавыш белән:
- Аны хачка кадакла! — дип кычкырдылар.

15 Пилат, халыкка ярарга тырышып, Барабны азат итте, Гайсәне, камчылаткач, хачка кадаклатырга тапшырды.

16 Гаскәриләр Аны сарай эченә, ягъни преториумга алып кереп, үзләренең бөтен гаскәрен шул урынга чакырдылар.

17 Алар Гайсәгә куе кызыл төстәге япанча кидерделәр, ә башына чәнеч­келе ботаклардан үрелгән таҗ куйдылар

18 һәм, Аны сәламли башлап:
- Яшәсен яһүдләр Патшасы! — диделәр.

19 Аннары башына таяк белән сугып кыйнадылар. Аңа тө­керделәр, тезләнеп, Аның алдында баш иделәр.

20 Мәсхәрәлә­гәннән соң, өстеннән куе кызыл япанчаны салдырып, Үзенең киемнәрен кидерделәр һәм кадакларга алып чыгып киттеләр.

21 Кырдан кайтып килүче күриниле Шимун атлы бер кешене — Искәндәр белән Руфусның атасын — Гайсәнең хачын күтә­реп барырга мәҗбүр иттеләр.

22 Гайсәне Гөлгетә дип аталган урынга, бу сүз «баш сөяге» дигәнне аңлата, алып килделәр.

23 Мирра[22] катыш шәраб тәкъдим иттеләр, әмма Ул аны эчмәде.

24 Аннары Гайсәне хачка кадакладылар. Һәм, кемгә нәрсә тияр дип, жирәбә салышып, Аның киемнәрен үзара бүлештеләр.

25 Алар Аны иртәнге сәгать тугызда хачка кадакладылар.

26 Гайсәнең гаебен күрсәтүче язуда: «Яһүдләр Патшасы», — дип язылган иде.

27 Гайсә белән бергә ике юлбасарны - берсен уң ягында, икенчесен сул ягында - кадакладылар.

28 [ ][23]

29 Үтеп баручылар исә башларын чайкый-чайкый Аны хурла­дылар.
- Әй, Син, Аллаһы Йортын җимерүче һәм аны өч көндә төзүче,

30 Үзеңне Үзең коткар, хачтан төш! - диделәр алар.

31 Шулай ук баш руханилар һәм канунчылар да Гайсәне мыскылладылар.
- Башкаларны коткарды, - диделәр алар, - ә Үзен коткара алмый.

32 Мәсих, Исраил Патшасы! Хәзер безнең күз алдыбызда хачтан төшсен, шул чакта Аңа без ышанырбыз! Хәтта Аның белән бергә кадакланганнар да Аны мәсхәрә­ләделәр.

33 Көн уртасында бөтен җир өстен караңгылык каплап алды, һәм көндезге сәгать өчкә кадәр шулай булды.

34 Ә сәгать өчтә Гайсә каты тавыш белән:
- Элои, Элои, лема сабахтани? - дип кычкырды. Бу: «Әй, Аллаһым, әй, Аллаһым! Нигә Син Мине ташладың?» - дигән­не аңлата.

35 Янында торучыларның кайберләре, Аның сүзләрен ишетеп әйттеләр:
- Ишетәсезме, Ильясны чакыра!

36 Ә берсе, йөгереп килеп, губка кисәген шәраб серкәсенә манчыды һәм аны, таякка элеп, Аңа эчәргә биреп, әйтте:
- Әйдәгез карыйк: Ильяс Аны хачтан алырга килерме икән?

37 Гайсә көчле тавыш белән кычкырып җибәрде һәм җан бирде.

38 Аллаһы Йортындагы пәрдә өстән аска кадәр урталай ертылды.

39 Хач алдында торучы йөзбашы, Гайсәнең шулай җан биргәнен күреп, әйтте:
- Бу Кеше чыннан да Аллаһы Улы булган икән!

40 Анда, ерактан карап торучы хатыннар арасында: Магдалалы Мәрьям, шулай ук, кече Ягъкуб белән Йосиснең анасы Мәрьям һәм Салуми да бар иделәр.

41 Алар Гайсәгә ияреп йөргән иделәр һәм Ул Гәлиләядә булган чакта, Аңа хезмәт иткән иделәр. һәм анда Аның белән Иерусалимга килгән башка күп хатыннар да бар иде.

42 Кич җитә иде. Бу көн - бәйрәмгә әзерләнә торган көн, ягъни шимбә алды көн булганга күрә,

43 Югары киңәшмәнең абруйлы әгъзасы, Ариматайдан булган Йосыф - ул да Аллаһы Патшалыгын көтә иде - Пилат янына кыю рәвештә килеп, Гайсәнең гәүдәсен алырга рөхсәт сорады.

44 Аның инде үлгәне­нә Пилат гаҗәпләнде һәм йөзбашын чакыртып: - Гайсә үлдемени инде? - дип сорады.

45 Йөзбашы аның шулай булуын раслагач, Пилат Йосыфка Гайсәнең гәүдәсен алырга рөхсәт бирде.

46 Йосыф, ак җитен тукыма сатып алып, гәүдәне төреп, таш тауны тишеп ясалган кабергә салды һәм, таш тәгәрәтеп китереп, кабер авызын кап­лап куйды.

47 Ә Магдалалы Мәрьям белән Юсиснең анасы Мәрьям Гайсәнең кайда куелганын күзәтеп тордылар.



[22]15:23 Мирра — яһүдләрнең дини йоласы буенча күмү алдыннан мәеткә сөртә торган кыйммәтле, хуш исле сумала.
[23] 15:28 Кайбер кулъязмаларда 28 нче аять тә бар: «һәм Изге язмада әйтелгәннәр гамәлгә ашты: „Ул җинаятьчеләр белән тиң саналды"».

16

1 Шимбә көн үткәннән соң, Магдалалы Мәрьям, Ягъ-кубның анасы Мәрьям һәм Салуми Гайсәнең гәүдәсен барып майлау өчен хуш исле майлар сатып алдылар.

2 Атнаның беренче көнендә, иртән иртүк, кояш чыгу белән алар кабер янына киттеләр.

3 - Кабер алдындагы ташны безгә кем аударып бирер икән? -диештеләр бер-беренә алар.

4 Килеп җиткәч, карасалар - таш читкә аударылган! Ә ул таш бик зур иде.

5 Кабер эченә керү белән, алар уң якта озын ак кием киеп утыручы бер егетне күреп алдылар һәм куркып киттеләр.

6 - Курыкмагыз! - диде ул аларга. - Сез хачка кадакланган насаралы Гайсәне эзлисез. Ул терелтеп торгызылды. Ул монда юк. Менә Ул яткан урын.

7 Ә сез Аның шәкертләренә һәм Петергә: «Гайсә сездән алда Гәлиләягә барыр һәм, Ул Үзе әйт­кәнчә, сез Аны шунда күрерсез», - дип барып әйтегез.

8 Алар, кабердән чыгып, куркуларыннан калтырап йөгерде­ләр һәм беркемгә дә һичнәрсә әйтмәделәр - алар бик нык каушаганнар иде.

9 Атнаның беренче көнендә, иртән иртүк, Гайсә, үледән те­релеп торгач, иң элек Магдалалы Мәрьямгә күренде. Гайсә бу хатынның эченнән җиде җенне куып чыгарган иде.

10 Мәрьям Гайсәне күрүе турында элегрәк Гайсә белән бергә йөргәннәргә хәбәр итте. Алар хәсрәткә төшеп, елап утыралар иде,

11 һәм алар Гайсәнең исән булуына һәм Мәрьямнең Аны күрүенә ышанмадылар.

12 Шуннан соң шәһәрдән китеп барган ике шәкертенә Гайсә башка кыяфәттә күренде.

13 Алар, кире кайтып, калганнарына хәбәр иттеләр. Әмма аларга да ышанмадылар.

14 Ниһаять, унбер шәкерте ашап утырган чакта, Гайсә аларга да күренде. Ышанмаганнарына һәм күңелләре каты булуына Ул аларны шелтәләде, чөнки алар үледән терелеп торган Гайсәне күрүчеләргә ышанмадылар.

15 Ул аларга әйтте: - Барыгыз, бөтен җир буйлап барлык кешеләргә Яхшы хәбәр­не таратыгыз.

16 Иман китереп, суга чумдырылу йоласын үткән кеше коткарылачак, ә иман итмәүче исә, хөкем ителәчәк.

17 Иман китергәннәр мондый галәмәт билгеләре күрсәтерләр: алар Минем исемемне әйтеп, җеннәрне куып чыгарырлар, яңа телләрдә сөйләшерләр,

18 кулларына еланнарны алсалар, яки агу эчсәләр, аларга зыян килмәс, авыру кешеләрнең өстенә кулларын куйсалар, алар савыгырлар.

19 Шулай дигәннән соң Раббы Гайсә, күккә алынып, Алла-һының уң ягына утырды.

20 Ә шәкертләре, китеп, бөтен җир буйлап Яхшы хәбәрне таратып йөрделәр һәм Раббы аларга яр­дәм итеп торды, аларның сөйләгәннәрен илаһи билгеләр белән раслады.[24]



[24] 16:9-20 Кайбер кулъязмаларда 9-20 нче аятьләр юк